Иван Алексеевич Рыжов (1936 елның 19 апреле, Коровье Болото авылы, Урицкий районы, Орёл өлкәсе, ССРБ2006 елның 21 феврале, Орёл, ССРБ) — рус совет язучысы, прозаик һәм эссеист. ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1967 елдан). РСФСР Язучылар берлегенең Орёл өлкә язучылар оешмасы рәисе (1987—1989). Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1994).

Иван Рыжов
Туган 19 апрель 1936(1936-04-19)
Орёл өлкәсе
Үлгән 2006[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре язучы, прозачы, эссече

Тормыш юлы үзгәртү

Иван Рыжов 1936 елның 19 апрелендә Орёл өлкәсенең Урицкий районы Коровье Болото авылында туа.

1956 елдан 1961 елга кадәр Орлов приборлар заводында слесарь, техник контроль контролёры һәм комсомол комитеты секретаре вазыйфаларында эшли. 1961 елдан 1974 елга кадәр «Орловский комсомолец» өлкә газетасы редакциясендә хезмәткәр һәм мөхәррир вазыйфаларында эшли. 1962—1967 елларда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтының читтән торып уку бүлегендә укый. 1981—1987 елларда — телевидение һәм радиотапшырулар буенча Орёл өлкә комитеты рәисе. 1987—1989 елларда — РСФСР Язучылар берлегенең Орел өлкә язучылар оешмасы рәисе. 1990 елда «Вешние воды» әдәби газета һәм нәшриятын оештыручыларның берсе була[2][3].

1967 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. Россия Язучылар берлегенең Югары иҗади советы әгъзасы[4]. 1964 елда Рыжовның «Тихон Гостев» исемле беренче әсәре «Литературная Россия» әдәби газетасында басыла, 1967 елда «Бер түбә астында» хикәяләр җыентыгы «Советский писатель» нәшрияты тарафыннан бастырыла. Киләчәктә язучының «Ачыш» (1967), «Соңгы тамыр» (1968) әдәби әсәрләре чыга, бу китап 1973 елда болгар теленә тәрҗемә ителә. Аннары «Вратарь Сашка Катуков» (1970), «Кинь грусть» (1971), «Эче миләш» (1976), «Үләннәр арасында йолдызлар» (1984), «Озын яңгырлар» (1989), «Ачык мәхәббәт йолдызы» (1989), «Көзге» (1992), «Аринка хуторы» (1994), «Соңрак очрашу» (1996), «Очрашу» (2000) и «Тормыш прозасы» (2005) әсәрләре чыга. Язучының әсәрләре «Современник», «Советская Россия», «Приокское книжное издательство» һәм «Вешние воды» кебек нәшриятларда нәшер ителә һәм «Наш современник», «Роман-газета», «Крестьянка» һәм «Огонёк» кебек әдәби журналларда басыла.

1980 елда Рыжовның «Җир исе» хикәясе буенча режиссёр Антон Васильевның «Мосфильм» киностудиясендә кыска метражлы «Блажной» фильмы төшерелә, төп рольләрне актёрлар Георгий Бурков һәм Наталья Архангельская уйный[5].

1994 елның 3 июнендә Россия Президентының «мәдәният өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» Указы белән Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре мактаулы исеме бирелә[6].

2006 елның 21 февралендә Орёл шәһәрендә вафат була.

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр үзгәртү

Библиография үзгәртү

  • Под одной крышей: Рассказы / Иван Рыжов. Ил.: А. И. Щербаков. - Москва: «Советский писатель», 1967 г. — 127 с.
  • Последний корень: Рассказы / Иван Рыжов. - Тула: «Приокское книжное издательство», 1968 г. — 80 с
  • Кинь грусть: Рассказы. - Москва: «Советская Россия», 1971 г. — 109 с.
  • Горькая рябина: Рассказы / Иван Рыжов; Предисл. В. Чалмаева; Худож. В. Погорелов. - Тула: «Приокское книжное издательство», 1976 г. — 256 с.
  • Звезды в травах: Рассказы / Иван Рыжов; Вступ. ст. М. Колосова. - Тула: «Приокское книжное издательство», 1984 г. — 223 с.
  • Длинные дожди: Рассказы / Иван Рыжов; Худож. В. Ю. Михайлов. - М.: «Современник», 1989 г. — 204 с. — ISBN 5-270-00421-6
  • Звезда любви приветная: Рассказы / Иван Рыжов; Худож. Ю. Н. Кравец. - Тула: «Приокское книжное издательство», 1989 г. — 237 с. — ISBN 5-7639-0152-5
  • Зеркало: Крат. рассказы, эссе / Иван Рыжов. - Орел: «Вешние воды», 1992 г. — 155 с. — ISBN 5-87295-003-9
  • Аринкин хутор: Повесть и рассказы / Иван Рыжов. - Орел: «Вешние воды», 1994 г. — 309 с. — ISBN 5-87295-023-3
  • Позднее свидание: Рассказы, этюды, эссе / Иван Рыжов; Худож. Н. Силаев. - Орел: «Вешние воды», 1996 г. — 529 с. — ISBN 5-87295-057-8
  • Встреча: Крат. рассказы, публицистика, заметки, зарубки на памяти / Иван Рыжов. - Орел: «Вешние воды», 2000 г. — 309 с. — ISBN 5-87295-120-5
  • Проза жизни: рассказы и эссе, письма и рецензии / Иван Рыжов: ред.-сост. В. А. Ермаков. - Орел: «Вешние воды», 2005 г. — 494 с. — ISBN 5-87295-178-7
  • Память прошлого: сборник / ред.-сост. И. А.Рыжов. - Орел: «Вешние воды», 2005 г. — 423 с. — ISBN 5-87295-194-9[7]

Әдәбият үзгәртү

  • Писатели Орловского края: Биобиблиогр. словарь / Составили Шевелева Г. М., Андреева Л. К., Самодурова И. И. и др.; Под общ. ред. К. Д. Муратовой, Г. М. Шевелевой. - Орел: Приок. кн. изд-во: Орлов. отд-ние, 1981 г. — 416 с. — С.352
  • Новая Россия: мир литературы: энцикл. словарь-справ.: в 2 т. / Сергей Чупринин. - М.: Вагриус, Т. 2: М—Я. - 2003 г. — 927 с. — С.330 — ISBN 5-9560-0157-7

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Czech National Name Authority Database as Linked Data, Báze národních jmenných autorit v podobě propojených dat
  2. Писатели Орловского края: Биобиблиогр. словарь / Составили Шевелева Г. М., Андреева Л. К., Самодурова И. И. и др.; Под общ. ред. К. Д. Муратовой, Г. М. Шевелевой. - Орел: Приок. кн. изд-во: Орлов. отд-ние, 1981 г. — 416 с. — С.352
  3. Новая Россия: мир литературы: энцикл. словарь-справ.: в 2 т. / Сергей Чупринин. - М.: Вагриус, Т. 2: М—Я. - 2003 г. — 927 с. — С.330 — ISBN 5-9560-0157-7
  4. Руководство правления Союза писателей России. Союз писателей России. әлеге чыганактан 2020-02-23 архивланды.
  5. В Орле прошел вечер памяти, посвященный Ивану Рыжову. «Орловское информбюро».
  6. 6,0 6,1 Указ Президента Российской Федерации от 03.06.1994 г. № 1128. Президент России.
  7. Рыжов, Иван Алексеевич. Российская государственная библиотека. әлеге чыганактан 2019-11-26 архивланды.

Сылтамалар үзгәртү