Иван Журавлев (XIX гасыр)

Иван Журавлев (Иван Николай улы Журавлев, билгесез — 17 май 1895, Казан, Россия империясе) — Казан сәүдәгәре, эшмәкәре, нәсли шәрәфле ватандаш, җәмәгать эшлеклесе. Ярма (Адмираллык бистәсенең Адмираллык урамы) һәм шәраб (Усад) заводлары хуҗасы. 1873 елдан Казан шәһәр Думасы гласные. Казан сәүдәгәрләр биржасы рәисе. 1886 елда бертуганы Михаил белән «Николай Журавлев уллары» сәүдә йортын оештырган. Казанда түләүсез төн куну йортын (Бауман урамы, бинасы 2003 елда юк ителгән) төзүгә һәм карап тотуга акча иганә иткән (1885).

  1. http://history-kazan.ru/kazan-vchera-segodnya-zavtra/kazanskij-nekropol/arskoe-kladbishche/16825-i-pamyatniki-na-pogostej-umeyut-govorit
Иван Журавлев
Туган билгесез
Үлгән 17 май 1895(1895-05-17)
Казан, Россия империясе
Күмү урыны Арча зираты
Яшәгән урын Островски урамы, Казан[1]