Иван Жарков (Иван Степан улы Жарков, 1742, — 1 май 1813, Казан, Россия империясе) — 1 нче гилдияле Мәкәрҗә һәм Казан сәүдәгәре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче. Сыра кайнату һәм сабын кайнату заводлары хуҗасы. 1782-1784, 1803-1805 елларда Казан шәһәре башлыгы. Мари төбәгендә беренче пыяла фабрикасына нигез салучы. Болак аша күпер салуга (күпер булган җирдә истәлек тактаташы урнаштырылган), Дөньядан күчү җәмигын реставрацияләүгә акча иганә иткән.

Иван Жарков
Туган 1742
Үлгән 1 май 1813(1813-05-01)
Казан, Россия империясе
Күмү урыны Арча зираты
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре сәүдәгәр