Ибу Пертиви (җыры)

Ибу Пертиви Исмаил Марзуки тарафыннан 1950-енче һәм 1960-ынчы еллар тирәсендә популяр Индонезия патриотик җыры. Җырның шигырьләре Индонезиянең милли шәхесләнеше Ибу Пертиви турында (ул шулай ук "ана ил" буларак персонификацияләнә). Гадәттә аны Индонезия балалары, башлангыч һәм урта мәктәп укучылары җырлыйлар, яки ул Индонезия Бәйсезлеге Көннәрен бәйрәм иткән вакытта уйнала. 2016 елда Индонезия классик композиторы Ананда Сукарлан пианино өчен бу җырга нигезләнгән юрамалар тупланмасын ясаган.

Шигырьләре үзгәртү

Җырның шигырьләре түбәндәгечә яңгырый:

Оригиналь шигырьләр үзгәртү

(Индонезия телендә)

Беренче куплет:

Kulihat ibu pertiwi
Sedang bersusah hati
Air matanya berlinang
Mas intannya terkenang
Hutan gunung sawah lautan
Simpanan kekayaan
Kini ibu sedang lara
Merintih dan berdoa

Икенче куплет:

Kulihat ibu pertiwi
Kami datang berbakti
Lihatlah putra-putrimu
Menggembirakan ibu
Ibu kami tetap cinta
Putramu yang setia
Menjaga harta pusaka
Untuk nusa dan bangsa

Тәрҗемәсе үзгәртү

Беренче куплет:

Күрәмен мин Ана Җырны (Ибу Пертиви: Индонезиянең шәхесләнеше)
Ул сыкрана,
Яше ага,
алтын һәм алмазларыңны югалтуыңны искә төшереп
Урманнар, таулар, фермалар һәм дингезләр
Хәзинәләр (байлык) йорты
Хәзер Җир сыкрана
Ул көрсенә һәм дога укый

Икенче куплет:

Күрәмен мин Ана Җирне
Без сиңа хезмәт итәргә килгәнбез
Бак угылларыңны һәм кызларыңны
Алар Ананы бәхетле итәчәк
Ана, без (сине) һаман яратабыз
Синең тугъры угылларың
Мирасны саклыйбыз
Туган илебез һәм халкыбыз өчен

Христиан гимны музыкасын адаптациясе үзгәртү

Гәрчә шигырьләр башта иҗат ителгән булса да, бу адаптациянең музыкасы һәм мелодиясе Гайсәдә без нинди дус табабыз Христиан гимнына охшаш булган, башта ул Джозеф М.Скривен тарафыннан шигырь буларак 1855 елда язылган булган. Гимн Индонезия телендә Yesus Kawan yang Sejati буларак җырлана һәм Тоба Батактелендә Исе до Алеалентабуларак җырлана һәм Батак Христиан Протестан Чиркәүләрендә һәм Протестант һәм Рим Католик чиркәүләрендә популяр. Гәрчә Индонезиядә статистика буенча күбрәк Мөселман җәмәгате булса да, гимн шактый популяр булып тора. 1958 елда үлеменә кадәр, музыка мелодиясе Ибу Пертиви җырының композиторы Исмаил Марзуки тарафыннан адаптацияләнгән булган.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү