Ибраһим Рәхмәтуллин

Ибраһим Рәхмәтуллин (20 февраль 1936 ел19 июль 1998 ел) — хирург. Медицина фәннәре докторы (1991), профессор (1993). Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1993).

Ибраһим Рәхмәтуллин
Туган 20 февраль 1936(1936-02-20)
БАССР, РСФСР, СССР яки Куҗабак, Новочебенкинский сельсовет[d], Зиянчура районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 19 июль 1998(1998-07-19) (62 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре хирург
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Ибраһим Гайзулла улы Рәхмәтуллин 1936 елның 20 февралендә Башкорт АССРның Зиянчура районы Кужабак авылында туа.

1955 елда Үрген урта мәктәбен уңышлы тәмамлый.

1961 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, Туймазы районы Күзәй участок хастаханәсенең баш табибы булып эшли башлый.

1964-1966 елларда Куватов исемендәге Җөмһүрият клиник хастаханәсе каршындагы ординатурада укуын дәвам итә һәм 1969 елда кандидатлык диссертациясе уңышлы яклый[1].

1966 елдан бу хастаханәдә хирург, Башкорт дәүләт медицина институтында укытучы буларак эшен дәвам итә.

1967-1982 елларда хирургия факультеты кафедрасының ассистенты, доцент булып эшли[2].

1991 елда ул«Особенности клиники и комплексного лечения заболеваний щитовидной железы в очаге зобной эндемии» темасына докторлык диссертациясе яклый, профессор гыйльми исемен алуга ирешә һәм 1993 елдан институтның урология һәм эндокринология курслары белән стоматология һәм педиатрия факультетларының хирургия кафедрасы мөдире вазыйфасына сайлана[1].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни эшчәнлеге җөмһүрият эндемик зоб һәм калкан бизенең башка авырулары таралышын, патогенезын, клиникасын өйрәнүгә, дәвалау (шул исәптән гипербарик оксигенация кулланып) һәм искәртү ысулларын камилләштерүгә багышланган. Ул бу юнәлештә ике зур монография һәм 175 тән артык фәнни хезмәт авторы. Башкортстан Республикасының эндокринологлары җәмгыяте рәисе (1976-98).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Русиянең сәламәтлек саклау отличнигы»
  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы
  • Башкортстан Хөкүмәтенең Мактау грамотасы

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Рәхмәтуллин Ибраһим Гайзулла улы // Башҡорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.