Ибраһимов бульвары (Уфа)

Ибраһимов бульвары (баш. Ибраһимов бульвары, рус. бульвар Ибрагимова) — Уфаның Совет районында урнашкан урам. Язучы Галимҗан Ибраһимов (1887-1938) хөрмәтенә аталган. Запотоцки урамы белән киселешеннән башланып, 9 нчы Гыйнвар, Карл Маркс, Мияс, Беляков, Ленин, Цюрупа һәм Пархоменко урамнары белән кисешә; Зур Граждан урамы белән киселештә тәмамлана. Урамның элеккеге исемнәре - Урал урамы, Урал проспекты (1967 елга хәтле).

Ибраһимов бульвары
Карта
Озынлык 1,807 ± 10 метр
Төбәк Башкортстан
Шәһәр Уфа
Район Уфа
Почта индексы 450006, 450015 һәм 450091