Зөфәр Казыйхан улы Сафин — полковник дәрәҗәсенә ирешкән милиционер.

Зөфәр Казыйхан улы Сафин
Туган телдә исем Зөфәр Казыйхан улы Сафин
Туган 1926(1926)
Кече Кайбыч, Кайбыч районы, ТАССР
Үлгән 19 февраль 1985(1985-02-19)
Казан
Ватандашлыгы СССР

Тормыш юлы үзгәртү

Зөфәр Казыйхан улы Сафин 1926 елда Кайбыч районы Кече Кайбыч авылында туа. Кече Кайбыч башлангыч мәктәбендә Сабирҗан абый сыйныфында укый. 1941 елда 7 сыйныфны тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану, башка бик күпләрне кебек үк, аны да тормыш арбасына тартып кертә.

Шул ук елның декабрендә, колхоз амбарларында кладовщик булып эшләгән әтисе, фронтка киткәндә, амбар ачкычларын 15 яшьлек улы Зөфәргә тапшырып китәргә мәҗбүр була.  Шул рәвешле 1943 елның октябренә кадәр ул, «Кече Кайбыч» колхозында кладовщик булып, әтисенең эшен лаеклы дәвам итә. Шушы ук елның ноябрендә 18 яшь дә тулып җитмәгән егетне Кызыл Армия сафларына алалар, Япония чикләренә җибәрәләр. Япония белән сугыш башланганчы һәм сугыш вакытында да ул пехота гаскәрләрендә хезмәт итә.

Сугыш беткәч тә, 1950 елның апреленә кадәр хәрби хезмәтен Тын океан флотында дәвам итә. Аннан, Казанга кайтып, милициягә эшкә урнаша. Моряк булып хезмәт итүен истә тотып, тәртип урнаштыру өчен, аны Казанның иң катлаулы дип саналган Үзәк базары районына участок милиционеры итеп билгелиләр. Милициядә эшләү белән бергә, ул башта кичке мәктәпне, аннан, читтән торып, Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. 

1954—1956 елларда Ленинградта икееллык партия мәктәбендә укып кайта. Анда ул МВД министры Япеев тарафыннан җибәрелә. Бу мәктәпне тәмамлап кайткан чорда МВДда замполит вазифасы ябылганлыктан, аңа МВДның җинаятьләрне  ачу бүлегендә эшләргә туры килә. Монда да сынатмый Сафин. Милиция хезмәтен сержант дәрәҗәсе дә булмыйча башлаган егет бу еллар эчендә майор дәрәҗәсенә күтәрелә.

1965 елда Ленин районы милиция бүлегенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. Ленин районы белән Мәскәү районнары бүленгәч, ул Мәскәү районында шушы ук дәрәҗәдә кала. Пенсиягә китәр алдыннан, 1981—1983 (84) елларда, ул полковник дәрәҗәсенә күтәрелә.

Зөфәр Казыйхан улы Сафин 1985 елның 19 нчы февралендә икенче инфракттан соң дөнья куя.

Чыганак үзгәртү

  • Туган җирем — Кайбычым. (Кайбицы — край мой родной). Автор-төзүче Р. А. Гарәфетдинов. — Казан: Идел-Пресс, 2007. — 656 бит.