Зөлфия Солтанова

Зөлфия Нәби кызы Солтанова (12.02.1966; Мөрәле, Кайбыч районы, ТАССР) — Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.[1]

Зөлфия Солтанова
Туган телдә исем Зөлфия Нәби кызы Солтанова
Туган 12 февраль 1966(1966-02-12) (58 яшь)
Мөрәле, Кайбыч районы, ТАССР
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре журналист

Биографиясе үзгәртү

Зөлфия Нәби кызы Солтанова ТАССРның Апас районы (хәзерге Татарстан Республикасының Кайбыч районы) Мөрәле авылында туган. 1989 елда «журналистика» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.[1]

1997 елга кадәр «Челнинские известия» газетасы корреспонденты. 1997 - 2009 елларда «Вечерние Челны» газетасының яңалыклар бүлеге җитәкчесе, баш мөхәррир урынбасары.[1]

2009 елдан «Татмедиа» АҖ филиалының «Челнинские известия» газетасы редакциясе директоры-баш мөхәррире.[2][3]

2016 елның декабреннән 2020 елга кадәр «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясе җитәкчесе.[4]

Матаулы исемнәре үзгәртү

ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2013 ел).[1]

Искәрмәләр үзгәртү