Зөлкатә чишмәләре

«Зөлкатә» изгеләр зираты янәшәсендәге чишмәләрТеләче районы Олы Нырсы, Кече Нырсы һәм Бичер авыллары янәшәсендә "Зөлкатә" исемен йөртүче Изгеләр зираты урнашкан чишмәләр. Аның янәшәсендә җир куеныннан, үләннәр, ташлар арасыннан юл ярып өч чишмә ага. Аларны җирле халык Изге чишмәләр дип атый.

Изге сулы чишмәләр хакында тәүге мәгълүматлар Корьәндә үк бирелә. Халык җир астыннан ургып чыккан саф суны башка, шул су кебек үк чиста, нурлы дөньяның, изгеләргә генә ачык булган галәмнең, оҗмахның бер өлеше дип кабул итә. Чишмәләрнен изгелегенә ишарә булган тагын бер фал – Изгеләр зиратына якын булуы. Чишмәнең суына да илахи кодрәт хас. Өч чишмәне сүрәтләгәндә, берсеннән – тән авыруларыннан, икенчесеннән – күз, өченчесеннән – колакка шифалы су чыга. Кешеләргә шифа өләшкән бу сулар риваять кенә түгел. Ни гаҗәп, бердәй көчле басым белән, бер үк туфрактан ургып чыккан әлеге чишмәләрнең су составлары сизелерлек аерыла. Суларынын әлеге узенчәлеге  тәмендә дә сизелә. Элекке вакытларда сугышта дин өчен корбан булган Сәгыйдәбану, Шәхидәбану, Захидәбану исемле Зөлхи ата кызларының күз яшьләре изге чишмә суы булып агадыр... (Зөлхи ата һәм аңа бәйле тарих Зөлмөхәммәт мәкаләсендә ураштырылган).

Элекке заманнардан бер гадәт калган: ниндидер авыр сынаулар үтәсе булса, шул сынауны уңышлы кичерү хакына, хәер-сәдака бирү  белән беррәттән, халык изге чишмәгә килә һәм бу урындагы корылмаларны яңарта, чишмәләрне чистарта, кечкенә инеш аша салынган басманы рәтли, бәдрәфне  төзекләндерә. Су ияләренә хәер йөзеннән чишмәгә бакыр, көмеш акчалар салалар. Шушы изге чыганаклардан яклау, юаныч, сихәт табалар. Сәдака итеп элеп калдырган яулык, сөлгеләр, чүмеч, чынаяклар - куаныч кичергән кешеләрнең рәхмәте, баш июе бит болар... Шунда барган кайбер кешеләргә чишмә буенда ниндидер серле чаткылар куренгәли диләр. Су иясеме, әллә шушындагы изгеләрме? Әмма алар яхшы кешеләргә генә күренә. Начар күңелле кешеләргә күренми, дип сөйли халык.

1920-1930 еллар зилзиләсендә мәчет манаралары егылган, тик халык изге чишмәләрнең юлына тузан кундырмаган. «Торгынлык еллары» изгелек һәм намус белән бәйле бөтен нәрсәне дә инкар иткән, әмма хаҗ гыйбадәтләрен үтәү мәхрүм калган аксакаллар, шушы изге урынга килеп күңелләрен паклаганнар, яшьләрне хак юлга өндәгәннәр… Замана нинди генә килсә дә, изге чишмәләрнең саф, пак суы белән күңел аклыгы, халык хәтере иман да буыннан буынга күчә килгән. Элеккедән үк бу җирләрдә «Изгеләр ашы» уздыра торган булганнар. Бу йола хәтта сугыш вакытында да тукталмый. Әйбер юк чагында тавык кына суйганнар, тора-бара, Коръән укып, Аллаһы-Тәгаләдән саулык-сәламәтлек сорап, тынычлык теләп, сарык чала торган булганнар. Бу көнне зиратта авылның барча кешесе җыела торган булган. Олы буын кешеләре сөйләве буенча, бу көнне алты фляга аш әзерләнгән. Калган ашны әрәм итмичә, авылдагы кешеләргә таратканнар, сарык тиресен сатып, сәдака итеп мәчеткә тапшырганнар, тавык йонын күмеп, чип-чиста итеп калдыра торган булганнар. Бирегә килгән халык шушы чишмә суында пешкән ризыклар белән, учак төтене исе килеп торган ризыклардан авыз итәргә ашыккан. Монда узган изге минутларны һәр кеше бик озак сагынып искә ала. Дус ишләренә күргәннәрне иң күңелле хикмәтле вакыйгалар итеп сөйли. Бер тапкыр бу ризыклардан авыз иткән кешеләр бирегә һичшиксез икенче елга да әйләнеп кайта.

Чыганаклар үзгәртү