Зәңгәрсу күкләр (торак комплексы)

Зәңгәрсу күкләр (рус. Лазурные небеса) — Казан шәһәрендә урнашкан биек торак комплекс, шәһәрдә биеклеге 120 метрдан артып киткән беренче бина. Совет районында, Альберт Камалеев проспекты һәм Патрис Лумумба урамы киселешендә, Альберт Камалеев проспекты, 1 адресы буенча урнашкан. 2013 елның 29 ноябрендә файдалануга тапшырылган.

Зәңгәрсу күкләр
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Урам Әлбирт Камалиев урамы[d]
Урын Совет районы
Этажлар саны 37
Число подземных этажей 3
Мәйдан 66 912 квадрат метр
Карта
 Зәңгәрсу күкләр Викиҗыентыкта

Тасвирлама

үзгәртү

Торак комплексның төзелеше 2006 елда башлана, 2013 елда тәмамлана[1]. Бина 37 җир өсте катына ия, аларның утыз бише торак һәм икесе техник (19 һәм 37 нче) кат; һәм өч җир асты катларына (аларда парковка урнашкан) ия[2]. Җир өстендә урнашкан беренче ике кат стилобат тәшкил итә. Бинаның типик каты планы 14,4 × 52,4 м киңлектәге ике сегменттан гыйбарәт.

  • Төзелеш мәйданы — 2230 м²
  • Җир өсте катлары саны — 37
  • Җир асты катлары саны — 3
  • Фатирлар саны — 256
  • Бинаның гомуми мәйданы — 66 912,66 м² — шул исәптән:
  • Фатир катларының гомуми мәйданы — 49 284,42 м²
  • Беренче катның гомуми мәйданы — 1446,18 м²
  • Икенче катның гомуми мәйданы — 1637 м²
  • Техник катларның гомуми мәйданы — 3180 м²
  • Җир асты катларының мәйданы — 11 116,5 м²
  • Гомуми фатир мәйданы — 38 155,55 м²
  • Торак комплекс паркингы — 275 машина
  • Җир асты автостоянкасының гомуми мәйданы — 11 116,5 м²
  • Лифтлар саны — 6[3]

Кызыклы фактлар

үзгәртү
  • Башта проект ике манарадан торган, тик нәтиҗәдә, бер манараны гына калдырырга карар ителгән.
 
 
«Зәңгәрсу күкләр» торак комплексына күренеш

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Lazurnye Nebesa 2019 елның 13 октябрь көнендә архивланган.
  2. Azure Skies
  3. Умные лифты 2011 елның 10 май көнендә архивланган.

Сылтамалар

үзгәртү