Зәрә боткасы — татар халкының милли бәйрәме.

Язгы сабан чоры алдыннан кешеләрне үзара якынайта, хезмәткә дәрт, бердәмлек уята торган татар халык йоласы. Элек сабанга чыгар алдыннан тау башында учак ягып “ зәрә боткасы” пешергәннәр. Бала – чага билгеләнгән бер көнне өйдән - өйгә йөреп ярма, сөт, йомырка, май җыеп йөргәннәр. Азык-төлек җыеп йөргәндә мондый такмак әйткәннәр:

Карга әйтә: кар, кар,

Туем җитте, барр, барр,

Ярма, күкәй алып бар,

Сый, маеңны салып бар.

Шулай җыйган ризыклардан тауда зур казанда ботка пешергәннәр. Ул тауны “ зәрә тау башы” дип йөрткәннәр. Олысы – кечесе зәрә боткасы белән сыйланган. Сыйлангач, төрле уеннар уйный торган булганнар.

Кайбер авылларда ботка пешермәгәннәр, ләкин сабантуй алдыннан балалар басуга чыга торган булганнар. Алар анда салам яндырып такмаза әйтә торган булганнар.

Дәр, дәр, дәрәгә

Иртә пешкән боткага,

Соңга калган шурпага...

Авыл халкы: “ Дәрә кычкырдылар инде сабантуй башлана”, - ди торган булган.

Беренче тасвирлама

үзгәртү

“Дәрә боткасы” йоласының иң беренче тасвирламасын И.М. Ляпидевский язып чыккан. Ул аны 1848 елда Мамадыш өязе Ядегәр вулысы буенча (хәзер Кукмара районы Ядегәр) керәшеннәрдә төзегән. Ляпидевский түбәндәгеләрне яза: “Яз башында, чәчүгә чыгар алдыннан, һәр өйдән ярма, сөт, май җыеп йөриләр. Билгеләнгән көнне авылдан берәр чакрым ераклактагы җиргә казан алып баралар һәм җыйган ризыклардан ботка пешерәләр. Кичкә бөтен халык гаилә-гаилә булып җыела, үзләре белән сыра һәм ачыбал алып киләләр. Ботканы поштабакларга бүлеп салгач һәм дога укыгач, түгәрәк-түгәрәк булып утыралар да ашый башлыйлар, аннары алып килгән эчемлекләре белән сыйлыйлар, тәмамлагач кайталар һәм авыл тирәсендә җыелып ат чабышы карыйлар, анысы озакка сузылмый, шуннан өйләренә таралышалар. Бу-сабантуйга хәзерлек сыманрак була”.

Ни өчен “зәрә боткасы” дип атаганнар?

үзгәртү

Имеш, Түбән Шөн авылында бер мари кешесенеү Дәрә (Зәрә) исемле кызы язгы ташу вакытында суга батып үлгән. Әтисе яраткан кызын оныта алмыйча зар елаган. Озак еллар буена якын – тирә авылларда халыкка ярма өләшеп, ботка пешереп үзенең сөекле кызын искә алуларын сораган. Тора-бара бу әйләнә-тирә татар авылларында йолага әйләнгән.

Чыганак

үзгәртү

http://www.tatfolk.ru 2011 елның 27 гыйнвар көнендә архивланган.