Зәринә Бәдретдин кызы Шәрифова (2004 елның 9 гыйнвары, Казан, Россия) — Россия футболчысы, «Зенит» клубы ярымсакчысы.

Зәринә Шәрифова
Туган 9 гыйнвар 2004(2004-01-09)[1] (20 яшь)
Ватандашлыгы  Россия[1]
Һөнәре футболчы

Биография үзгәртү

Зәринә Шәрифова 2004 елның 9 гыйнварында Казанда туа. Казанның «Мирас» клубы шәкерте. Алты яшьтән футбол белән шөгыльләнә, беренче тренеры — Елена Дремова. Кече командалар өчен чыгышлардан тыш, 2018 елдан «Мирас»ның олылар составы өчен уйный башлый. Татарстанның җәйге һәм кышкы чемпионатлары уеннарында катнаша[2].

2020 елда яңа оешкан «Зенит» (Санкт-Петербург) югары дивизионы клубына күчә. Клуб өчен дебют матчын 2020 елның 1 августында ЦСКАга каршы уйный, 61 минутта Ника Белованы алыштыра[3]. Үзенең беренче сезонында барлыгы Зәринә Шәрифова югары лигада 12 матч үткәрә, аларның 10сы — старт составында.

2018 елда беренче тапкыр Россия юниорлар җыелмасына (16 яшькә кадәр) чакырыла һәм Литвага каршы ике рәсми булмаган матчта 4 гол кертеп, катнаша[4]. 2019 елдан башлап даими рәвештә 17 яшьлек җыелма команда өчен чыгыш ясый.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Soccerdonna — 2010.
  2. Профиль на сайте Федерации футбола РТ
  3. CSKA MOSKVA VS. ZENIT 2 — 1
  4. Молодые россиянки дважды разгромили Литву

Сылтамалар үзгәртү