Зәйнулла Рәсүлев урамы (Уфа)

Зәйнулла Рәсүлев урамы (баш. Зәйнулла Рәсүлев урамы, рус. улица Зайнуллы Расулева) — Уфаның Киров районында урнашкан кечкенә урам. Дин әһеле, ишан, җәмәгать эшлеклесе һәм мәгърифәтче Зәйнулла Рәсүлев (1833-1917) исемен йөртә. Тукай урамы белән киселешеннән башланып, Салават урамы белән киселештә тәмамлана. Октябрь инкыйлабына кадәр Случевский тыкрыгы дип аталган. 1924 елда урамга Болгария социал-демократик фиркасе нигезләүчесе Димитр Благоев (1856-1924) хөрмәтенә Благоев урамы исеме кушыла. Хәзерге исемен 2009 елдан башлап йөртә.

Зәйнулла Рәсүлев урамы
Карта
Төбәк Башкортстан
Шәһәр Уфа
Район Уфа