Зинедин Зидан
Зинеди́н Язи́д Зида́н (tat.lat. Zinedin Yäzid Zidan(үле сылтама), фр. Zinédine Yazid Zidane, гарәб. زين الدين زيدان, кабил. Zineddin Lyazid Zidan; 23 июньдә 1972, Марсел, Франция) — Франция мәшһүр футболчысы (Кабил нәселеннән, Төньяк Әлҗәзаир), һөҗүмдәге ярым-сакчысы булып уйнады, Франция җыелмасының капитаны 1998-2006 булды. Хәзер Реал Мадрид футбол клубының баш тренеры.
Зинедин Зидан — Дөнья чемпионы (1998), Европа чемпионы (2000), өч мәртәбәле иң яхшы Дөнья футболчысы (1998, 2000, 2003), "Алтын Туп" иясе (1998), соңгы 50 ел дәвамында иң яхшы УЕФА футболчысы (2004).
Зинедин Зидан «Канн», «Бордо», «Ювентус», «Реал Мадрид» футбол клубларында уйнады. 2006 елда уенчы карьерасы тәмамлады, тренер булып эшли башлады. Хәзер Реал Мадрид футбол клубы баш тренеры.