Зирекле (Норлат районы)
Зирекле (шулай ук Иске Зирекле)— Татарстан Республикасының Норлат районындагы авыл. Авыл Фома һәм Чулпан авыллары арасында урнашкан.
Зирекле | |
---|---|
Ил | Россия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Норлат районы |
Координатлар | 54°27'25.718"тн, 50°29'10.900"кнч |
Нигезләнгән | XVIII гасыр |
Климат | dfb — дымлы континенталь |
Халык саны | 426 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Телефон коды | 84345 |
Почта индексы | 423012 |
Автомобиль коды | 16, 116 |
Русча топонимы | Ерыкла |
Халык саны — 426 тирәсендә. Почта индексы — 423012.
Тарих үзгәртү
XVIII гасырда нигезләнгән. Элек авыл тирәсендә зирек агачлары күп үскән һәм исеме шуннан алынган.
Демография үзгәртү
Халык саны | ||||||||||||
1859 | 1897 | 1908 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
692 | 1097 | 1213 | 1443 | 1159 | 781 | 690 | 685 | 743 | 643 | 425 | 426 |
Күренекле кешеләр үзгәртү
- Наил Шарапов – Норлат районы җитәкчесе.
Социаль тармак үзгәртү
Мәчет бар, беренче имам-хатыйбы - Касыйм Мотыгуллин (Хасибулла).
Авылда урта гомуми белем бирү мәктәбе эшли. Мәдәният йорты бар.
СССР вакытында авылдан ерак түгел пионер лагере төзелергә булган. Хәзер анда яшеллек һәм ясалма күл урыны калган, ләкин халык аны барыбер искечә «бассейн» дип йөртә. Хәзер анда Сабантуй уздыралар.
Сәнәгать үзгәртү
СССР вакытында авылда кирпеч заводы эшләгән, хәзер аның өчен махсус ясалган тирән түгел күл генә калган.
Климат үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.6 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 5.3 °C | 14.3 °C | 19.2 °C | 20.9 °C | 18.5 °C | 12.9 °C | 5 °C | -4.1 °C | -9.8 °C | 4.6 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.6 °C.[2]
Галерея үзгәртү
-
Мәдәният йорты -
Һәйкәл -
Кышкы күренеш
Искәрмәләр үзгәртү
Чыганаклар үзгәртү
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.