Зиннәтулла Заһидуллин

Заһидуллин Зиннәтулла Әухәдулла улы — Бөек Ватан сугышы ветераны, хәзрәт.

Зиннәтулла Заһидуллин
Туган 15 август 1920(1920-08-15) (103 яшь)
ТАССР, Кайбыч районы, Иске Чәчкаб
Милләт татар
Һөнәре тарихчы
Бүләк һәм премияләре «Бердәмлек» медале[1]
100 яшьлек хәзрәт-ветеранның ТР Диния нәзарәтеннән «Бердәмлек» медале белән бүләкләнүе. 15.08.2020

Тормыш юлы үзгәртү

Ул 1920 елның 15 августында Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында туа. Әтисе Заһидулла улы Әухәдулла һәм әнисе Зиядетдин кызы Сафиябану, икесе дә колхоз эшчеләре була. Гаиләдә 7 бала була, узен ничәнче бала булуын хәтерләми, гомумән апаларын да барысында хәтерләми, 2 абыен гына белә: Габдулла, Әсхәдулла(3-4 яшендә улгән). 1930 нчы елны Зиннәт 10 яшендә беренче сыйныфка керә. Ул вакытта мәктәп 7 еллык була. Зиннәт 1937 нче елда мәктәпне бетерә һәм 1938—1939 елларны Казанда меховой техникумның технологический факультетына укырга керә. Анда ике курс укыганнан соң аны Нариман урамындагы военкоматка чакыралар, повестка бирәләр һәм шулай итеп ул армиягә китә. Аннан аларны Ульяновское пехотное училищега распределять итәләр. Армиягә алынучылар арасыннан берсе югарыга жалоба яза, укыган җирдән мәҗбуриләп армиягә алдылар дип. Шуннан озак та утми, армиягә бары тик теләк белән генә алырга, мәҗбуриләп килгәннәрне кире укырга кайтарырга дип приказ килә. Шулай итеп, алар бик сөенеп янадан укырга кайтып китәләр.

1940 нчы елда, Зиннәтулла техникумны тәмамлап, 9 нчы сыйныфны бетеруе турында таныклык ала һәм кире авылга кайта. Колхозда төрле эштә, аннан сон «Кызыл почмак» та эшли. 1941 нче елнын 22 июнендә сугыш башлануы турында радиодан игьлан итәләр. 23 нче июнь көнне Насыров Нигьмәт авылдан беренче кеше булып сугышка китә. Аннан сон инде һәр көнне 10-15 кеше китә башлый. Ул вакытта военком Калашников була. 1942 нче елның октябрендә Зиннәтне чакыртып алалар, һәм Калашников «вакыт җитте» ди. Шулай итеп ул армиягә барырга повестка алды.

Башта аларны Казанда Карл Маркс урамында, 38 нче йортта, санитарга укыталар, ике ай, ә инде 1942 нче елның гыйнвар аенда Мәскәугә җибәрәләр. Штаб итеп 284 нче мәктәп билгеләнгән иде. Шуннан аларны Ржев шәһәренә алып китәләр. Алар килгән вакытта шәһәрнең хәрабәләре генә калган була инде. Торырга да урын юк иде хәтта. Алар комлы карны казып окоп ясыйлар һәм шунда урнашалар. 3 көн шунда ятканнан соң сәгать төнге 11-12 дә ашарга алып киләләр. 5 көн булды дигәндә машиналар килә һәм аларны төяп Елецк шәһәренә алып китәләр. 23 мартта фронт буйлап, алар частькә китәләр. Заһидуллин Зиннәтулла Әухәдулла улы сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Ә 1951 нче елны район финанс булегенә эшкә урнаша. 1984 нче ел беткәнче военкоматта эшли, 1985 нче елның 1 нче гыйнварында пенсиягэ чыга.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганак үзгәртү

  • Туган җирем — Кайбычым. (Кайбицы — край мой родной). Автор-төзүче Р. А. Гарәфетдинов. — Казан: Идел-Пресс, 2007. — 656 бит.

Тышкы сылтамалар үзгәртү