Зинаида Златоковская

Зинаида Павел кызы Златоковская (24.07.1936, Ленинград өлкәсе, Кириши — 1998, Түбән Кама) — Түбән Кама шәһәре хезмәт батыры, ТАССРның атказанган төзүчесе

Зинаида Златоковская
Туган 24 июль 1936(1936-07-24) (87 яшь)
Ленинград өлкәсе, Кириши
Ватандашлыгы РФ

Биографиясе үзгәртү

Златковская Зинаида 1936 елның 24 июлендә Ленинград өлкәсенең Кириши шәһәрендә туа. Китапханә техникумын тәмамлаганнан соң бүлү буенча ТАССРның Лениногорск шәһәренә җибәрелә.

Түбән Камага 1961 елда комсомол юлламасы буенча комсомол-яшьләр бригадасы составында төзүчеләрнең беренче чана поезды белән килә. Штукатур-маляр, диспетчер, мастер, прораб, өлкән прораб булып эшли. Ул төзелешнең башка бүлекчәләренең комсомол оешмаларын эләктереп алган күп кенә яшьләр башлангычларының инициаторы һәм оештыручысы була. Читтән торып Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый. Бердәнбер хатын-кыз СУ-21 йорт төзү комбинатының төзелеш бүлекчәсе җитәкчесе, ул 84 серия буенча йортлар төзегән. Аның һөнәри осталыгы, югары таләпчәнлеге һәм җаваплылыгы аркасында йортлардагы бизәкләү эшләре, нигездә, «бик яхшы» билгесе белән башкарылган.

Златковская Зинаида 1998 елда Татарстанның Түбән Кама шәһәредә вафат була.

Бүләк һәм премияләре үзгәртү

«Хезмәт ветераны», «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнгән, «ТАССРның атказанган төзүчесе» исеменә лаек булган.

КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросы һәм шәһәр Советы башкарма комитетының 1986 елда карары белән Златковская Зинаида Павловна «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеменә лаек була.


Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү