Затон (күл)
Зато́н күле - Идел алды төбәгендәге күл. Элекке су юлында сакланып калган. Зөя елгасының сулъяк тугаенда. Буа районы Адав-Толымбай авылыннан 2,1 км төньяк-көнчыгыштарак.
Су өслегенең мәйданы 10,5 га. Озынлыгы 2270 м, иң зур киңлеге 80 м. Формасы сузынкы, урак сыман.
Күл ял итү урыны булып тора.
Чыганаклар
үзгәртү- Мәгълүматны бирүче: ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты.
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 6 март көнендә архивланган.