Заман-Башкортстан (гәҗит)

Заман-Башкортстан («Zaman—Башкортостан») — халыкара иҗтимагый‑сәяси газета.

Заман-Башкортстан
Заман-Башкортостан
Формат

иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни


Гамәлгә куючы

«Фреза Ай» (Төркия)

Нигезләнгән

1993

Тел

татар, башкорт теле, рус теле, төрек теле

Публикацияләр туктату

2003

Төп офис

Уфа шәһәре

Мәгълүмат үзгәртү

«Zaman—Башкортостан» газетасын оештыручысы булып «Фреза Ай» (Төркия) тора.

Тарихы үзгәртү

1993 елның маеннан 2003 елның февраленә кадәр Башкортстанның Уфа шәһәрендә атнасына 1 тапкыр рус, башкорт, татар һәм төрек (2001 елның ноябренә чаклы) телләрендә чыга. Атналык битләрендә төрки халыкларның тормышы, ислам нигезләре һәм әхлакый кыйммәтләр яктыртыла, хезмәттәшлек, ярдәмләшү, толерантлык идеяләре пропагандалана.

Рубрикалары үзгәртү

  • «Рухият дөньясы»
  • «Безнең тирәдәге дөнья»
  • «Белем»
  • «Икътисад»

Мөхәррирләре үзгәртү

  • 1993 — 1994 еллар: Д.Д. Мәһәдиев
  • 1995 — 1998 еллар: С.Г.Сабирҗанова
  • 1998 — 2002 еллар: Ф.Д. Рафикова

Тышкы сылтамалар үзгәртү