Жозеф Фратрель
Жозеф Фратрель (француз телендә: Joseph Fratrel; 1727, Эпиналь — 1783, 15 май , Мангейм) — француз рәссамы һәм графигы.
фр. Joseph Fratrel | |
Җенес | ир-ат[1] |
---|---|
Ватандашлык | Франция |
Туу датасы | 1727 яки 1730[2][3] |
Туу урыны | Епиналь |
Үлем датасы | 15 май 1783[1] |
Үлем урыны | Маннһейм, Маркграфство Баден[d], Изге Рум империясе |
Һөнәр төре | рәссам, мастер офорта |
Башкарган вазыйфа | придворный художник[d] |
Активлык урыны | Нанси[1] һәм Маннһейм[1] |
Активлык чорнының башы | 1750[1] |
Активлык чоры тәмамлануы | 1783[1] |
Әсәрләр җыентыгы | Чикаго сәнгать институты[d], Баварские государственные собрания картин[d] һәм Print Collection[d][4] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Файлы артиста по адресу | Frick Art Research Library[d] |
Commons Creator бите | Joseph Fratrel |
Жозеф Фратрель Викиҗыентыкта |
Тормышы һәм иҗаты
үзгәртүЖозеф Фратрель 1727 елда туган (башка мәгълүмат буенча — 1730 елда), юриспруденция өйрәнгән, лотаринг парламенты каршында адвокат булып хезмәт иткән. Сөйләм дефектларына күрә (тотлыгу) ул, шулай да, һөнәрен үзгәртергә мәҗбур булган. Юрист булганда ук әле, Э. Фратрель бер монахтан художество миниатюрасы сәнгатен өйрәнә, шуннан соң инде һөнәрмәнд рәвештә живописьне Парижда Пьер-Антуан Бодуэннан өйрәнә. Бу өйрәнүе тәмамланганнан соң Ж. Фратрельне үзенең резиденциясенә, Люневиль сарае Лотарингия герцогы Станислав Лещинский чакыра. 1766 елда герцог Станиславның үлеменнән соң, Фратрель Мангеймга, Пфальц һәм Бавария курфюрсты Карл Теодор сарай янына чакырыла, ул рәссамны Мангейм сәнгать Академиясе профессоры итеп билгели. Мангеймда Фратрель монда яшәүче барон Шарль фон Таубенхейм уйлап чыгарган яңа май һәм балавыздан буяулар катнашмасын кулланып рәсем ясый башлый. Мангеймда бакыр буенча мәшһүр гравёр Эгид Верхельсттан сабаклар укый, шуннан соң үзенең иң мәшһүр график эшләренең берсен – “Курфюрст Карл Теодор апофеозы”н (1777) барлыкка китерә. Жозеф Фратрель Курпфальцта сарай яны рәссамы булып Мангеймда үлгән һәм шул вазифаны биләгән иң әһәмиятле живопись осталарының берсе булып калган.
Живопись техникасы буенча иншалар
үзгәртү- La cire alliée avec l’huile, ou la peinture à l’huile-cire trouvée à Manheim par M. Charles Baron de Taubenheim. Acad. Électorale, Manheim 1770
Әдәбият
үзгәртү- Johann Christian von Mannlich: Beschreibung der Churpfalzbaierischen Gemälde-Sammlungen zu München, Band 1, Seiten 174 und 175, München, 1805; Сканирование из источника
- Friedrich Mueller: Die Künstler aller Zeiten und Völker, 2. Band, Stuttgart 1860, Seite 114 Сканирование из источника
- Joseph Heller: Handbuch für Kupferstichsammler, Band 1, 1870, Seite 524; Сканирование из источника
Галерея
үзгәртү-
«Курфюрст Карл Теодор апофеозы» (1779)
-
Иоганн Герхард Хук портреты (1780)
-
«Астрономия аллегориясе» (якынча 1780)