Евгения Володина


Евгения Евгеньевна Володина (1984 елның 17 сентябре, Казан, Татарстан АССР) — Россия супермоделе.

Евгения Володина
Туган 17 сентябрь 1984(1984-09-17) (39 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре модель

Томрыш юлы үзгәртү

Евгения Володина 1984 елның 17 сентябрендә Казанда туа. Модель карьерасын 1998 елда башлый. Ул Россия модель агентлыкларының берсе оештырган кастингта катнашкан һәм 2000 елда Парижга чакырылган.

Үзенең халыкара модель карьерасын 2001 елда башлый, Париж һәм Милан мода атнасы кысаларында 20дән артык шоуда катнаша. 2002 елның гыйнварында Парижда «Haute Couture» мода атнасында дебют ясый, анда Balmain, Christian Dior, Givenchy, Jean-Paul Gaultier һәм Yves Saint Laurent күрсәтүләрендә катнашкан.

Евгениягә игътибар 2002 елда танылган фотограф Стивен Майзель аны Vogue журналының итальян версиясе өчен фотосессиягә чакыргач арта. Шул ук елны Володина Gucci реклама кампаниясендә катнашу өчен контрактка кул куйган (ватандашы Наталья Водянова белән бергә), шулай ук Милан мода атнасында «Gucci»ның көз-кыш 2002 сезоны күрсәтүен ачкан һәм япкан.

Володина күп кенә танылган брендлар белән хезмәттәшлек иткән, алар арасында Escada, Bvlgari, Bill Blass, Versace, Valentino, Zac Posen, Salvatore Ferragamo, Fendi, Chanel eyewear, Dolce & Gabbana, Oscar de la Renta, Jean Paul Gaultier, Vitadinni, Ann Taylor, Elie Tahari, Biotherm, Thierry Mugler beauty һәм Céline. 2007 елда Володина ERES француз эчке кием фирмасының реклама кампаниясенең йөзе була[1]. Моннан тыш, Евгения дүрт тапкыр Victoria's Secret Fashion Show эчке киемен күрсәтүдә катнашкан (2002, 2003, 2005 һәм 2007).

2005 елда Юлия Штегнер һәм Адриана Лима белән Pirelli календарен төшерүдә катнаша.

2017 елның мартында Париж мода атнасы кысаларында Balmain көз-кыш 2017 күргәзмәсендә катнашкан[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Eugenia Volodina For Eres Lingerie and Swimwear, Supermodelbeach.com. (үле сылтама)
  2. Balmain Fall 2017 Show Russian Supermodel Eugenia Volodina | Vogue

Сылтамалар үзгәртү