Евгений Ломакин

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясенең мөхбир әгъзасы

Евгений Ломакин (17 гыйнвар 1945, Бакы) — совет һәм Россия галим-механигы, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты.

Евгений Ломакин
Туган 17 гыйнвар 1945(1945-01-17) (79 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Әзербайҗан
 СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты һәм МДУ механика-математика факультеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Деформацияләнгән мохит механикасы, җимерелү механикасы һәм композит материаллар механикасы өлкәсендә белгеч[1].

Биографиясе үзгәртү

Евгений Викторович Ломакин 1945 елның 17 гыйнварында Бакыда хезмәтче гаиләсендә туган. 1963 елда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә һәм 1968 елда аны тәмамлый. Ю. Н. Работнов укучысы.

1968-1971 елларда Мәскәү дәүләт университетының мехмат аспирантурасында укый.

1971 елда физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклап (темасы — «Запаздывание текучести в углеродистых сталях»[2]), аны уңышлы тәмамлый. Шуннан соң ассистент булып Мәскәү дәүләт университеты механика-математика факультетының сыгылмалык теориясе кафедрасында калдырыла.

1977-1993 елларда шунда ук доцент булып эшли (1978 елда доцент исеме ала)[3].

1988 елда докторлык диссертациясе яклый (темасы — «Деформирование и разрушение сред, характеристики которых зависят от вида напряжённого состояния»). 1993 елдан — сыгылмалык теориясе кафедрасы профессоры, кафедра мөдире урынбасары (1995 елда профессор гыйльми исеме бирелә). 1990-1992 елларда бер үк вакытта СССР Фәннәр академиясе Геология институтының өлкән гыйльми хезмәткәре булып эшли[3].

1999 елдан — Россия фундаменталь эзләнү фондының Эксперт советы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Россия университетлары» программасы буенча советы әгъзасы.

2000 елдан «Archive of Applied Mechanics, Springer» халыкара журналның редакция советы әгъзасы.

2008 елның 29 маенда Е. В. Ломакин энергетика, машиналар эшләү, механика һәм идарә итү процесслары (механика) бүлекләре буенча Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана. Шул ук елда ул Мәскәү дәүләт университеты механика-математика факультетының сыгылмалык теориясе кафедрасы мөдире булып китә[4]..

Мехмат студентлары өчен"Основы механики сплошной среды", «Механика сплошной среды», «Теория упругости», «Основы механики разрушения», «Механика разрушения» курсларын укый[5].

Мәскәү дәүләт университетының атказанган профессоры (2013)[5]..

Матбугат хезмәтләре үзгәртү

Аерым басмалары үзгәртү

  • Керштейн И. М., Клюшников В. Д., Ломакин Е. В., Шестериков С. А. . Основы экспериментальной механики разрушения. — М.: Изд-во Моск. ун-та, 1989. — 138 с. — ISBN 5-211-00318-7.

Кайбер мәкәләләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ломакин Евгений Викторович. Направления деятельности. // Официальный сайт РАН. 2015-01-23 тикшерелгән.
  2. Ломакин Е. В.  Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified. 2016-10-08 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Механика в Московском университете, 2005
  4. Мехмат МГУ 80, 2013
  5. 5,0 5,1 Ломакин Евгений Викторович. // Сайт «Летопись Московского университета». 2016-10-08 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Механика в Московском университете / Под ред. К. А. Рыбникова. — М.: Изд-во Моск. ун-та, 1992. — 168 с. — ISBN 5-211-01979-2.
  • Механика в Московском университете / Под ред. И. А. Тюлиной, Н. Н. Смирнова. — М.: Айрис-пресс, 2005. — 352 с. — ISBN 5-8112-1474-X.
  • Мехмат МГУ 80. Математика и механика в Московском университете / Гл. ред. А. Т. Фоменко. — М.: Изд-во Моск. ун-та, 2013. — 372 с. — ISBN 978-5-19-010857-6.

Сылтамалар үзгәртү