Евгений Грибанов

Грибанов Евгений Никитич (21 июнь 1895 елОмск — 20 март 1941 ел, Уфа) — галим-физик, профессор, К.А.Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты физика-математика факультеты деканы, шулай ук Уфа физика институты укытучысы һәм Башкорт дәүләт медицина институтының физика кафедрасы мөдире.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 21 июнь 1895(1895-06-21)
Туу урыны Омск, Россия империясе
Үлем датасы 20 март 1941(1941-03-20) (45 яшь)
Үлем урыны Уфа, РСФСР, СССР
Һөнәр төре физик, университет профессоры
Эш урыны Уфимский физический институт[d] һәм Башкорт дәүләт медицина университеты
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә галим һәм профессор

Биографиясе

үзгәртү

Евгений Никитич Грибанов 1895 елның 21 июнендә Омск шәһәрендә авыл хуҗалыгы академиясе профессоры гаиләсендә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә, аны 1918 елда тәмамлый. Моннан соң Красноярск шәһәренә күченә, күпмедер вакыт авыл хуҗалыгы политехникумында укыта. Атып үтерелү куркынычы астында Грибанов көнчыгышка чигенгән Ак армия сафына алына, ләкин лауда исәпләнә һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашмый. 1923 елдан Өфөлә Уфа физика институты һәм Башкорт дәүләт медицина институтының физика кафедрасында укыта, анда 1932 елдан физика кафедрасы мөдире вазифасын били. 1937 елдан "Красная Башкирия", "Правда" һәм "Комсомольская правда" газеталарында да Грибанов яшерен эшмәкәрлектә һәм университетта җирле милли кадрларның үсешенә каршы торуга гаепләүче кайбер ялган мәкаләләр басылып чыга. Евгений Никитич 1941 елның март аенда вафат була һәм 45 яшендә Уфа шәһәренең Сергий зиратында җирләнә[1].

Укытучы эшчәнлеге

үзгәртү

Уфа шәһәренә күчеп килгәннән соң К.А.Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында (хәзер Башкорт дәүләт университеты) укытучы булып эшли[2]. 1930 елдан Е. Н. Грибанов – физика кафедрасы доценты һәм мөдире, Уфа физика институтының IV физика бүлеге җитәкчесе, Уфа электрофизика лабораториясенең гыйльми җитәкчесе. 1932 елда РСФСР Халык Сәламәтлек саклау комитеты аны профессор итеп раслый. Бер вакытта Уфа физика институтында һәм Башкорт дәүләт медицина институтында (хәзер Башкорт дәүләт медицина университеты) укыта, монда 1932 елда физика кафедрасын оештыра һәм 1939 елга кадәр аның мөдире була[3].

Фәнни эшчәнлеге

үзгәртү

Грибанованың фәнни эшчәнлеге электроника, табигый мохитнең радиоактивлыгы өлкәсендәге эзләнү белән бәйле, шулай ук башка өлкәләрдә дә гыйльми тикшеренүләрне үстерергә тырыша. Евгений Никитич электроннарның тимер өслегеннән чыгуын билгеләү, су-нефть эмульсияләрен дегидратациялау өчен югары ешлыклы тирбәнешләрне куллану ысулын тәкъдим итә, шулай ук кыска дулкынлы нурланышларның нефтьтәге парафиннар окисьләнүе процесына тәэсирен тикшерә, Җаек аръягындагы кварцларны пьезоэлектрик үзенчәлекләрен өйрәнә. Башкортстанда һаваның, туфракның һәм суның радиоактивлыгын тикшерү идеясе тап аңа карый, өстәвенә, беренче ынтылыштар 1924 елда кабул ителә. Моннан тыш Е.Н. Грибанов электрон лампаларның хезмәт итү вакытын озайту максатында активлаштырылган катодлар белән тергезүнең берничә ысулын эшли. Шулай ук Грибанов радиоһәвәскәрлек өлкәсендә зур энтузиаст була. 1927 елның сентябрендә аның тарафыннан көчле кыска дулкынлы тапшыргыч эшләнә, ул Уфа физика институтында кулланыла, аның ярдәмендә Россия һәм чит ил радиоһәвәскәрләр арасында элемтә булдырыла. Шуны да әйтергә кирәк, 1934 елда радиотехника буенча дәреслекне ул башкорт телендә яза.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Ю.В. Ергин, Р. Киндяшев {{{башлык}}} (Русский) // Кафедра : Газета. — № 5-6. — С. 8-9.
  2. ГРИБАНОВ Евгений Никитич. 2021-10-14 тикшерелгән.
  3. Кафедры. әлеге чыганактан 2021-10-24 архивланды. 2021-10-14 тикшерелгән.

Әдәбият

үзгәртү