Графиня Ева Экеблад (швед. Eva Ekeblad, тумыштан Делагарди; 10 июль 172415 май 1786) — швед галиме, агроном, уйлап табучы; Швед Король фәннәр академиясына сайлаулы беренче хатын-кыз була.

Ева Экеблад
Туган телдә исем швед. Eva Ekeblad
Туган 10 июль 1724(1724-07-10)[1][2][3]
Стокһолм, Швеция[1]
Үлгән 15 май 1786(1786-05-15)[1][2][3] (61 яшь)
Лидчёпинг[d], Скараборг[d], Швеция[1]
Яшәгән урын Стокһолм
Ватандашлыгы  Швеция
Һөнәре хозяйка литературного салона, землевладелец, ботаник, химик, агроном
Җефет Клас Экеблад младший[d][1]
Балалар Клас Юлиус Экеблад[d] һәм Хедвиг Катарина Пипер[d][4]
Ата-ана
Кардәшләр Хедвиг Катарина Делагарди[d], Брита София Делагарди[d], Понтус Фредрик Делагарди[d], Карл Юлиус Делагарди[d] һәм Ульрик Густав Делагарди[d]

 Ева Экеблад Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Ева Экеблад Коммерц-коллегия президенты Магнус Юлиус Делагарди гаиләсендә туган. 1740 елда граф Клас Экебладка кияүгә чыга һәм соңыннан җиде бала анасы булып китә[5].

1746 елда Ева үзенең иң танылган уйлап табуын — бәрәңгеңнән он һәм хәмер җитештерү технологиясен булдыра. Аның ачышы киләсе елларда ачлыкны кәметүгә ярдәм итә. 1748 елда ул Швед Король фәннәр академиясына сайлаулы беренче хатын-кыз була. Шул ук хөрмәткә ия булган киләсе хатын-кыз тик 203 елдан соң гына лаек була[6].

1751 елда Ева шулай ук мамык тукыма һәм иләнгән җепне сабын белән агарту ысулын уйлап таба. Бер елдан соң шул чакта косметикада кулланылган куркыныч ингредиентларны бәрәңге бүлбесеннән ясалган он белән алмаштыру ысулын эшли. Кайбер ишетүләр буенча, Экеблад үсемлекнең чәчкәләрен чәчне бизәү өчен кулланып, бәрәңгене рекламалый[7].

Туганлык бәйләнешләре үзгәртү

Аның энесе Понтус Фредрик Делагарди фаворитка Хедвига Ульрика Таубеның кайнагасы була.

Кече сеңлесенең (Хедвига Катарина Делгани) (1732—1800) — улы Ханс Аксель фон Ферзен, эре дипломат һәм хәрби башлык була[8].

Ева Экебладның улы — Клаес Юлиус Экеблад хәрби була һәм патшабикә Луиза Ульрике Прусскаяның фрейлинасы Брита Хорнга өйләнә.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү