Дәшмә, сөйләшмә
Дәшмә, сөйләшмә — татар халык уены.
Дәшмә, сөйләшмә | |
---|---|
күп | |
бүлмә |
Уйнау тәртибе
үзгәртүБалалар бер тирәгә җыелып утыралар. Берсе яшерүче була. Яшерергә әзерләнгән әйберләр бик күп була: курчак, йолдызчык һ. б. Яшерүче әйберне барысының да күзләрен йомдырып яшерә һәм «Күзегезне ачыгыз!» ди. Шуннан әйбернең кая яшерелгәнен белгән укучы кул күтәрә. Йөрергә, сөйләшергә ярамый, әйбер күз белән генә эзләнә. Дөрес ишарәләгән уенчы «яшерүче» булып, уен шулай дәвам итә.