Дьяволиада
Дьяволиада — Михаил Булгаковның повесте.
Дьяволиада | |
Дьяволиада | |
Автор: | |
---|---|
Жанр: | |
Оригинал теле: | |
Оригинал чыгу датасы: | |
Чыгарылыш: |
Тарих
үзгәртүДьяволиада повесте 1923 елда язылган була. Беренче тапкыр ул «Недра» альманахында (Мәскәү, 1924. 4-нче китап) басыла. Ә Булгаков үзе исә әсәрен И. Г. Лежневка — «Россия» журналы мөхәриренә тәкъдим иткән була, әмма анысы әсәрне нәшер итүдән баш тарта.
Сюжет
үзгәртүПовестьнең астисеме бар: « Игезәкләрнең эш башкаручыны һәлак итүе турында повесть». Әсәрдә совет бюрократик машинасының корбанына әйләнгән «бәләкәй кеше» проблемасы ачыла. Бу «бәләкәй кешенең», эш башкаручы Коротковның башында бюрократик машина «шайтани көч» белән ассоциацияләшә. Эшеннән алынган хезмәткәр, бу «көч» белән көрәшә, аны җиңә алмыйча, акылдан яза һәм милиция хезмәткәрләреннән качканда, күп катлы бина түбәсеннән сикерә.