Дучма́к – татар милли ризыкларының берсе.

Дучмакны әче камырдан да, төче камырдан да пешерәләр. Эченә бәрәңге боламыгы, эремчек яки сөткә кушып туглаган йомырка салалар. Дучмак камырын сумса камырына караган да зуррак һәм юкарак җәяләр, эчен дә юкарак итеп салалар.

Бәрәңге дучмагы үзгәртү

Әзер әче камырны 100 г лы кисәкләргә бүлеп җәяләр. Камырның кырыйларын күтәреп, 4—6 җирдән чеметеп куялар һәм, эч салгач камыр пешми калмасын өчен, коры табада яисә калайда пешереп алалар. Аннары табаны яисә калайны майлыйлар, пешереп-катырып алган камырга эч салалар, өстенә йомырка сөртәләр һәм мичкә яисә духовкага тыгалар.

Дучмакны төче камырдан әзерләгәндә камырын башта пешереп алуның кирәге юк. Дучмакның эчен бәрәңге пәрәмәченә әзерләгән кебек әзерлиләр.

100 г камыр, 150—170 г эч, 1/4 йомырка, 15 г май.

Йомырка дучмагы үзгәртү

Әзер төче камырны 100 г кисәкләргә бүләләр дә диаметрын 12—13 см итеп җәяләр. Камырның кырыйларын күтәреп, дүрт кырлы яисә алты кырлы 2 — 3 см биеклегендәге «савыт» ясап, 4 — 6 җирдән чеметеп куялар. Шул «савытлар»ны кайнар коры табага тезеп, тышын пешерү-катыру өчен мичкә тыгып алалар. Аннары, дучмак тышын майлы табага яисә калайга тезеп, эченә сөттә туглаган йомырка салалар да шунда ук мичкә тыгалар. Әзер дучмакны майлап табынга чыгаралар.

100 г камыр, 2—3 йомырка, 40 г сөт, таба майлау өчен һәм дучмак эченэ 15 г атланмай.

Чыганаклар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү