Дуслар, тары чәчтек без

Дуслар, тары чәчтек без — татар балалар уены.

Дуслар, тары чәчтек без
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
яз көне тышта
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

I вариант үзгәртү

Бу уен күбрәк яз көне тышта кызлар арасында уйнала. Балалар ун-унбиш метр ераклыкта ике саф булып кара-каршы тезеләләр. Бер як сафтагы балалар тезелеп икенчеләр ягына каршы баралар. Ике арада хор белән шундый әйтеш-җыр башлана: — Дуслар, тары чәчтек без, чәчтек без,
Әйли, әйли, чәчтек без, чәчтек без,
— Без тарыны таптыйбыз, таптыйбыз,
Әйли, әйли, таптыйбыз, таптыйбыз.
— Нәрсә белән таптыйсыз, таптыйсыз,
Әйли, әйли, таптыйсыз, таптыйсыз?
— Яхшы атлар йөртербез, йөртербез,
Әйли, әйли, йөртербез, йөртербез.
— Без атларны тотарбыз, тотарбыз,
Әйли, әйли, тотарбыз, тотарбыз.
— Нәрсә белән тотарсыз, тотарсыз,
Әйли, әйли, тотарсыз, тотарсыз?
— Ефәк йөгәннәр белән, ай белән,
Әйли, әйли, ай белән, ай белән,
— Без түләрбез йөз тәңкә, йөз тәңкә,
Әйли, әйли, йөз тәңкә, йөз тәңкә.
— Бу атыбыз мең тәңкә, мең тәңкә,
Әйли, әйли, мең тәңкә, мең тәңкә.
— Сезгә нәрсә кирәк соң, кирәк соң,
Әйли, әйли, кирәк соң, кирәк соң?
— Безгә матур кыз кирәк, кыз кирәк,
Әйли, әйли, кыз кирәк, кыз кирәк.
— Кайсы кызны аласыз, аласыз,
Әйли, әйли, аласыз, аласыз?
— Менә шунсын алабыз, алабыз,
Әйли, әйли, алабыз, алабыз (күрсәтәләр).
— Кыз баланың исеме бар, исеме бар,
Әйли, әйли, исеме бар, исеме бар.
— Безгә кирәк Саҗидә, Саҗидә,
Әйли, әйли, Саҗидә, Саҗидә.
— Ул кыз безнең бик җүләр, бик җүләр,
Әйли, әйли, бик җүләр, бик җүләр.
— Җүләр булса өйрәтербез, өйрәтербез,
Әйли, әйли, өйрәтербез, өйрәтербез.
— Нәрсә белән өйрәтерсез, өйрәтерсез,
Әйли, әйли, өйрәтерсез, өйрәтерсез?
— Камчы белән өйрәтербез, өйрәтербез,
Әйли, әйли, өйрәтербез, өйрәтербез.
— Ул кыз безнең бик елак, бик елак,
Әйли, әйли, бик елак, бик елак.
— Елак булса юатырбыз, юатырбыз,
Әйли, әйли, юатырбыз, юатырбыз.
— Нәрсә белән юатырсыз, юатырсыз,
Әйли, әйли, юатырсыз, юатырсыз?
— Прәннек, кәнфит бирербез, бирербез,
Әйли, әйли, бирербез, бирербез.
(Бер кыз каршы якка чыга.)
— Безнең яклар кимеде, кимеде,
Әйли, әйли, кимеде, кимеде.
— Безнең яклар арттылар, арттылар,
Әйли, әйли, арттылар, арттылар.
— Без бу якта ким калдык, ким калдык,
Әйли, әйли, ким калдык, ким калдык.
— Безнең өстә кәнфитлек, прәннеклек,
Әйли, әйли, кәнфитлек, прәннеклек.
— Безнең өстә валчыклык, валчыклык,
Әйли, әйли, валчыклык, валчыклык.
— Безнең бәйрәм биюле, биюле (биеп киләләр),
Әйли, әйли, биюле, биюле.
— Безнең бәйрәм кайгылы, кайгылы,
Әйли, әйли, кайгылы, кайгылы.

Шуның белән уен тәмам була.

II вариант үзгәртү

Балалар кара-каршы ике саф булып тезеләләр. Бер яктан бөтен сафы белән кузгалып түбәндәгечә җырлап киләләр, каршы саф шулай ук аларга җыр белән җавап бирә бара. Шулай җыр белән каршы сафтан бер кызны сайлап алалар. Җырлары: — Дуслар, тарыны чәчтек без, чәчтек без.
— Без тарыны таптыйбыз, таптыйбыз.
— Нәрсә белән таптыйсыз, таптыйсыз?
— Ат җибәреп таптыйбыз, таптыйбыз.
— Без аларны тотарбыз, тотарбыз.
— Нәрсә белән тотарсыз, тотарсыз?
— Йөгән белән тотарбыз, тотарбыз.
— Без бирәбез йөз тәңкә, йөз тәңкә.
— Кирәк түгел мең тәңкә, мең тәңкә.
— Сезгә алайса ни кирәк, ни кирәк?
— Зифа буйлы кыз кирәк, кыз кирәк.
— Зифа кызның исеме бар, исеме бар.
— Безгә Гайшә кыз кирәк, кыз кирәк.
— Ул кыз үзе бик җүләр, бик җүләр.
— Җүләр булса, өйрәтербез, өйрәтербез.
— Нәрсә белән өйрәтерсез, өйрәтерсез?
— Камчы белән өйрәтербез, өйрәтербез.
— Ул еласа нишләрсез, нишләрсез?
— Прәнник, кәнфит бирербез, бирербез.
— Ул аларны яратмый, яратмый.
— Каткан ипи эләкми, эләкми.
— Мә алайса, алыгыз, алыгыз!
— Кыз иленнән аерылды, аерылды.
— Безнең яклар кайгылы, кайгылы.
— Безнең якта күңелле, күңелле.
— Безнең яклар кимеде, кимеде.
— Безнең яклар күбәйде, күбәйде.
— Безнең яклар кан йота, кан йота.
— Безнең яклар бал эчә, бал эчә.

Чыганаклар үзгәртү