Дмитрий Ожиганов

Ожиганов Дмитрий Герасимович (30 октябрь 1892 ел, Бөре — 24 октябрь 1978 ел, Уфа) — геолог, геология-минералогия фәннәре докторы (1954), профессор (1955). БАССР-ның атказанган фән һәм техника эшмәкәре (1957)[1][2]. Кызыл Байрак Хезмәт ордены кавалеры (1949).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 30 октябрь 1892(1892-10-30)
Туу урыны Бөре, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 27 октябрь 1978(1978-10-27) (85 яшь)
Үлем урыны Уфа, РСФСР, СССР
Һөнәр төре җирбелгеч, университет профессоры
Эш урыны Башкорт дәүләт университеты
Әлма-матер Русия дәүләт геология разведкасы университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә геология-минералогия фәннәре докторы[d]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены

Биографиясе үзгәртү

Дмитрий Герасимович Ожиганов 1930 елда Мәскәү-разведкалау институтын тәмамлый. 1913 елдан укытучы, китапханәләр мөдире, Башглавлит китапханә бүлеге мөдире була, 1923-1925 елларда халык мәгариф институтында мөдир. 1930-1972 елларда Башкорт дәүләт университетында эшли, 1955 елдан — физик география, геология һәм геоморфология кафедрасы мөдире. 1930-1946 елларда бер үк вакытта Башкортстан геология идаралыгында: мәгъдән булмаган файдалы казылмалар группасы җитәкчесе, баш инженер, фирка начальнигы, баш геолог.

Бөек Ватан сугышы вакытларында идарә коллективы илнең оборона сәнәгатен стратегик минераль чимал белән тәэмин итү буенча эш башкара. Билгеле булуынча, Ожигановның эшчәнлеге геология, стратиграфия — тау токымнары комплексының эзмә-эзлеген өйрәнү белән бәйле була. Дмитрий Герасимович Башкортстан геологиясе картасын һәм файдалы казылмалар картасын төзүдә мөһим роль уйнай. Профессор Ожиганов исемен республиканың Бөрҗән районындагы мәгарә йөртә. Аның хезмәтләре турында 1947 елның ноябрендә «Красная Башкирия» газетасында басылып чыга. 40-тан артык фәнни хезмәтләр авторы булып тора. 1949 елда Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә.

Искәрмәләр үзгәртү

Әсәрләр үзгәртү

  • Геологический экскурсии вокруг г. Уфы. Уфа, 1927.

Әдәбият үзгәртү

  • Алексеев А. А. Дмитрий Герасимович Ожиганов, первый доктор геолого-минералогических наук Башкирии // Вестник AH Республики Башкортостан.— 1996. — Т. 1 , № 3/4 — с. 55-59.
  • Алексеев А. А., Фаткуллин Р. А. Дмитрий Герасимович Ожиганов, первый доктор геолого‑минералогических наук Башкирии / /Прошлое, настоящее и будущее географической науки в Республике Башкортостан: географические чтения: сб. материалов и тез. докл. Уфа, 2004.
  • Ожиганов Дмитрий Герасимович // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.