Даун синдромы

(Даун авыруы битеннән юнәлтелде)

Даун синдромы— тумыштан килгән олигофрениянең бер формасы, монда баланың акылдан язганлык белән бергә аның тышкы кыяфәте дә үзенә хас күренешендә була. Даун авыруын беренче булып инглиз табибы Л. Даун 1886 елда сыйфатлаган. Авыру нәселдән килгән табигатенә ия булып, сирәк очрый; моңа хромосомнарның 21-нче парның таралуы сәбәп була, шуның өчен дә бәгъзән авыру трисомия дип атала. Даун авыруына юлыккан балалар төрле рухи, шулай ук авыруларга вә төрле инфекцион авыруларга бирелүчән булалар. Авыруларны нигездә хезмәт белән дәвалау, махсус мәктәпләрдә укыту зарур.

Даун синдромы
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Даун, Джон Лэнгдон Хэйдон[d]
Саклык белгечлеге медицина генетикасы[d] һәм неврология[1]
Генетик бәйләнеш кешенең 21-нче хромосомасы[d]
Хромосома кешенең 21-нче хромосомасы[d]
Таралганлык 0,001[1]
Число хромосом 47
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/down_syndrome[2]
ICD-9-CM 758.0[3]
ICPC 2 идентификаторы A90
NCI Thesaurus идентификаторы C2993[3]
 Даун синдромы Викиҗыентыкта

Даун синдромы билгеләре (трисомия 21)

а) системалы какшаулар: акылга артка калганлык, кысык кылый күзләр, эпикантус, үзенчәлекле прогнатизм белән яссы бит, яссы баш арты белән брахицефалия, киң учлар һәм кыска куллар, тел чыгып тору;

б)төрле морфологиядәге катаракта якынча 75% авыруда очрый. Томанланулар гадәттә тәңгәл һәм яшүсмерлектә ешрак үсеш ала.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.