Дарья Лал Мандир яки Дарья Лал Санкат Мочан Мандир ул Пакистанда, Карачида Һинд дине мандиры. Ул Пакистанның Синдһ провинциясендә Саддар шәһәрчегендә Тамгаханә Йорты янында урнашкан.[1][2] Бу 300 ел элек төзелгән мандир. [3] Гыйбадәтханә Дарья Лалга (Җһулелал) багышланган[2], ул Варуна Дэваның инкарнациясе дип таныла.[4]

Тарихы үзгәртү

Мандир 300 ел элек төзелгән булган. Мандирның квадрат формада дога кылу урыны бар (40 футка 40 фут). Гыйбадәтханәгә 1965 елда һәм 1970 елда һөҗүм иткәннәр, гыйбадәтханәнең ике бүлмәсен транспорт ширкәте тартып алмакчы булган. Мандирга тагын бер мәртәбә 1992 елда һөҗүм иткәннәр.[2]Мандир транспорт ширкәте офисы булган. [5] Мандир тузган халәттә булган һәм даими килүчеләр килми башлаган.[2]

Архитектура үзгәртү

 
Дарья Лал Мандир

Ул известьташны һәм Җунг Шаһи ташын кулланып төзелгән булган. [2] Мандирның үлчәмнәре киңлеге 40 фут, озынлыгы 40 фут һәм биеклеге 40 фут. Мандир түбәсендә 40 елан бар.[3]

Төзекләндерү үзгәртү

2015 елда мандир Эдалҗи Диншо Юл проекты өлеше буларак төзекләндерелгән булган. Мандирның фасады Һиндстаннан алып киленгән булган һәм төзекләндерү вакытына мандирның үлчәмнәре үзгәрешсез калган.[3] Мандирны Синдһ губернаторы Доктор Ишратул Ибад 2015 елның 13 декабрендә инаугурацияләгән. [2]

Дини әһәмияте үзгәртү

Мандир Дарья Лалга (Җһулелал) багышланган, ул Варуна Дэваның инкарнациясе булып тора. Мандирда шулай ук Ходай Хануман һәм Ходай Ганеша бар. Говсвами Виджай Махарадҗ (мандирны саклап торучы) буенча мандирда Хануман Ходае бар, чөнки Хануман Ланкага Ситаны Равадан коткарыр өчен диңгез өстеннән очканда ул шуның кадәр тиз очкан ки, Варуна Дэва макарасына атланган һәм аның кем икәнен сораган. Шуннан соң Варуна Дэвага табынырга килгән һәр тугъры шулай ук Хануманга ихтирам күрсәтә.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Muhammad Salman Khan. Exploring Jhulelal - a symbol of interfaith harmony in Sindh (8 November 2018).
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Tooba Masood. Finishing touches to renovated Darya Lal mandir (6 January 2016).
  3. 3,0 3,1 3,2 Stroll through time on Eduljee Dinshaw Road (14 December 2015).
  4. Roshen Dalal (2010). Hinduism: An Alphabetical Guide. Penguin Books India. p. 178. ISBN 978-0-14-341421-6. https://books.google.com/books?id=DH0vmD8ghdMC. 
  5. Akhtar Balouch. 8 to 1: Karachi's shrinking Hindu Gymkhana (16 September 2015).