Дайна Шкафы, шулай ук җырлар шкафы[1] (лат. Dainu skapis) — латыш фольклорчысы Кришьянис Барон тарафыннан булдырылган дайна латыш халык җырлары тупланмасы.[2] Латыш халкының милли үзаңында иң мөһим урыннарның берсен биләп тора, кайбер чакта милли гыйбадәтханә дип тә исемләнә.[3]

Дайна шкафы
Фото
Латвия милли китапханәсендә урнаштырылган Дайналар шкафы
Ил Латвия
Өлкә Музыка
Кертелү тарихы

Тарих үзгәртү

Кришьянис Барон рус алпавыты Иван Станкевич гаиләсендә укытучы булып эшли һәм бу елларда латыш көйләрен, шул исәптән дайналарны да туплауга керешә[4]. 218.000 дайна тәшкил иткән тупланманы күп томда нәшер итә.

Шкаф 1880 елда Мәскәүдә Кришьянис Барон тарафыннан үз сызымнары нигезендә төзелә.[5]

Фольклорчы үлгәннән соң, шкаф аның туганнанрында саклана, ә 1941 елда латыш фольклор саклау урынына тапшырыла. 1946 елда Латвия ССРның Әдәбият, фольклор һәм сәнгать институтына күчерелә, 1998 елда Латвия университетының Әдәбият, фольклор һәм сәнгать институтына тапшырыла.1998-2006 елларда дайналар цифрлаштырыла, рәсми сайтта урнаштырыла һәм 2014 елдан Латвия милли китапханәсендә саклана башлый.[6] 2001 елда ЮНЕСКО тарафыннан "Җир истәлеге" исемлегенә кертелә.

Тасвирлама үзгәртү

Шкафның зурлыгы биеклеккә 160 см, озынлыкка 42 см һәм киңлеккә 66 см тәшкил итә. Шкаф ике өлештән тора.[2] Һәр өлеш 20 бүлектән торган 35 тартмадан гыйбарәт. Һәр тартмада 3 × 11 см зурлыктагы 150-200 кулъязма урнаштырылган. Төптә урнашкан 3 тартмада хатлар һәм кешеләр исемлеге саклана.[5] Шкаф тупланмасы 268 815 данә язма тәшкил итә. Дайналардан тыш, бу кәгазьләрнең кайберсендә табышмаклар һәм әйтемнәр теркәлгән.[4]

Бүгенге көндә шкафның ике копиясе бар: берсе Рига шәһәренең Барон музеенда, икенчесе Белгород өлкәсенең Мухоудеровка авылында саклана.[1][4]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 «100 символов культуры»: латышские дайны. rus.lsm.lv. 2019-09-15 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Latvijas enciklopēdija. Том II. — Рига: Valērija Belokoņa izdevniecība.
  3. Eintrag zu den Dainas 2019 елның 4 сентябрь көнендә архивланган. auf den Seiten des Latvijas Institūts
  4. 4,0 4,1 4,2 Dainu skapis |. әлеге чыганактан 2020-02-22 архивланды. 2016-12-10 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 «Несгораемый шкаф» для дайн. www.grani.lv. 2019-09-15 тикшерелгән.
  6. Literatūra / Diena. 2016-12-10 тикшерелгән.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү