Гөрләмештатар халык уены, йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә ярдәм итүче уен.

Гөрләмеш

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Уйнау тәртибе үзгәртү

Гөрләүчене берәр койма, багана яки өй-келәт почмагына, койма артына илтеп, өйдә булса, почмакка илтеп гөрләтәләр. Бу урын барлык уйнаучыларга да «оя» була. Гөрләүче коймага яки почмакка карап йөзе белән баса һәм йөзен каплап гөр-гөр әйтә:

Гөр-гөр гөрлимен,

Вакыт күбен белмимен,

Вакыт күбен белер идем,

Мин бит сезне күрмимен.

Инде озак гөрләдем,

Моннан ары түзмимен.

Ул әйткәнче, балалар качып бетәргә тиеш. Алардан бер дә тавыш-тын килмәсә, гөрләүче эзли башлый. Ул кемне дә булса, берәр уйнаучыны күрсә, исеме белән кычкыра. Шуннан ул гөрләгән ояга кайсы элек килеп кулы белән кагылса, шунысы тотылмаган була. Әгәр дә гөрләүче ояга качучыдан алдан килеп баскан булса, йә качканда аркасына сугып өлгерсә, ул качучы отылган була да гөрләүче урынына баса. Гөрләүче барлык качучыларны да табып чыгаргач, уен тагын башлана.

Чыганаклар үзгәртү

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.

Әдәбият үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Тышкы сылтамалар үзгәртү