Гөлнар Юлдыбаева

галим-фольклорчы

Юлдыбаева Гөлнар Вилдан кызы (28 декабрь 1976 ел — 26 ноябрь 2020 ел) — галим-фольклорчы. Филология фәннәре кандидаты (2006).

Гөлнар Юлдыбаева
Туган 28 декабрь 1976(1976-12-28)[1]
Сәетбаба, Сәетбаба авыл шурасы[d], Гафури районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 26 ноябрь 2020(2020-11-26)[1] (43 яшь)
Уфа, Россия[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
 СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим, фольклорчы
Эш бирүче РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d] (2006)

Биографиясе үзгәртү

Юлдыбаева Голнар Вилдан кызы 1976 елның 28 декабрендә Башкортстан Республикасының Гафури районы Сәетбаба авылында туа. 2000 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

1997 елда Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль эзләнү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында хезмәт юлын башлый. Алдан лаборант, аннан соң кече фәнни хезмәткәр (2003), 2007 елдан фәнни хезмәтче, 2008 елдан — олуг фәнни хезмәтче, аннары әйдәүче фәнни хезмәткәр (2019) була.

2006 елдан «Фольклористика» темасына филология фәннәре кандидаты. Башкорт фольклорына бәйле 180 артык фәнни басма авторы. 2003-2019 елларда экспедицияләрдә катнашып, 16 җыентык төзүче була. 2019 елдан — «Россия фольклор берлеге» Бөтенроссия җәмәгать оешмасының әгъзасы.

Бөтенроссия иң яхшы фәнни китап конкурсында «Башкорт фольклорының хәзерге хәле» (2012), «„Сак-Сок“ бәете. Текслар һәм эзләнүләр» китаплары белән «Гуманитар фәннәр» номинациясендә югары уку йортлары һәм фәнни — тикшеренү учреждениеләре фәнни хезмәткәрләре арасында лауреат була.

Галимә 2020 елның 26 ноябрендә Уфа шәһәрендә вафат була, туган авылында җирләнгән[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • РФА Уфа фәнни үзәгенең Мактау грамотасы (2012),
  • ТӨРКСОЙ-ның Рәхмәт хаты (2013),
  • Фәнни оешмалар федераль агентлыгының Мактау грамотасы (2017),
  • Башкортстан Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты (2017)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү