Гөлнара Бикбулатова
Гөлнара Бикбулатова | |
---|---|
Туган | 14 май 1964 (60 яшь) Хәйбулла районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | сәясәтче, хокук белгече |
Бикбулатова Гөлнара Фәрит кызы (14 май 1964 ел) —хокук белгече. 2018 елдан Башкортстан Республикасының 6 нчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Башкортстан Республикасының атказанган юристы.
Биографиясе
үзгәртүГөлнара Фәрит кызы Бикбулатова 1964 елның 14 маенда Хәйбулла районының Юлдыбай авылында танылган җырчы Фәрит Бикбулатов гаиләсендә туа.
Соңыннан алар Уфа каласына күченә. Югары белемне Гөлнара Фәрит кызы Башкорт дәүләт университетындаала.
Хезмәт эшчәнлеге
үзгәртүДипломлы белгеч хезмәт юлын 1981 елда башкаланың Киров районы судында хөкем утырышы секретаре булып башлый.
1982—1984 елларда Совет районы судында шул ук вазифада эшли.
1984—1990 еллар — Башкорт дәүләт университетының юридик факультеты кафедрасы лаборанты
1991 ел — Киров районы прокуратурасының канцелярия мөдире.
1991—1995 еллар — Башкорт дәүләт университеты кафедрасы ассистенты.
1995—1997 еллар — Башкортстанның янгынга каршы СРСУ-сы ябык акционерлар җәмгыятенең кадрлар-юридик бүлеге начальнигы.Аннары 2005 елга кадәр прокурорларның арбитраж процесында катнашуын тәэмин итү буенча бүлек прокуроры ярдәмчесе. 2007 елгача — Башкортстан прокуратурасының федераль законы башкаруын күзәтү буенча идарәлекнең бүлек мөдире.
2007—2018 елларда Башкортстан прокуроры урынбасары.
2018 елдан — Башкортстан Республикасының 6 нчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
үзгәртү- Башкортстан Республикасының атказанган юристы
- Россия Федерациясе прокуратурасының мактаулы хезмәткәре
- «Лаеклы хезмәте өчен» Россия Федерациясе генераль прокурорының күкрәк билгесе (2008)
- Россия хөкем приставлары федераль хезмәте директоры боерыгы белән "Казанышлары өчен" медале белән бүләкләнә (2009).
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Бикбулатова Гульнара Фаритовна
- БИКБУЛАТОВА ГУЛЬНАРА ФАРИТОВНА 2017 елның 29 май көнендә архивланган.
- Прокуратура России отмечает 295 лет со дня своего основания 2021 елның 11 апрель көнендә архивланган.