Гәҗит форматы
(Гәҗит кәгазе форматлары битеннән юнәлтелде)
Гәҗит форматы — ачылмаган гәҗитнең күләмен (киңлеген һәм биеклеген), ягъни аның бер битен билгели. Басма битнең форматы, шул рәвешле, гәҗитнең киңлеген икегә бүлү белән билгеләнә.
Форматлар
үзгәртүССРБ-да һәм Русиядә
үзгәртүССРБ-да, ә соңыннан Русиядә дә гәҗитләр зурлыгы ганганә буенча ГОСТ 9254 белән билгеләнә иде[1][2]. Шушы ГОСТ буенча, ISO 216-га охшаш өч формат билгеләнгән:
- A2: 420×594 мм
- A3: 297×420 мм
- A4: 210×297 мм
Моңардан башка стандарт шулай ук 297×440, 297×452, 420×578, 289×420, 210×289 мм зурлыкларын рөхсәт итә. Техник сәбәпләре буенча 594-не 595-кә яки 600 мм-га кадәр түгәрәкләп була.
ССРБ-да гәҗит форматы еш кына тематикага һәм статуска бәйле, шул рәвешлеref name="КомпьюАрт" />:
- A2 — үзәк («Правда», «Известия»), республика, край, өлкә гомум сәяси һәм тармак гәҗитләренең күпчелеге, күп кенә яшьләр һәм кайбер зур шәһәр гәҗитләре;
- A3 — аерым үзәк гәҗитләр, бер өлеше яшьләр, барлык балалар, шулай ук барлык район һәм күпчелек шәһәр гәҗитләре;
- А4 — колхоз, кайбер фабрика-завод һәм учреждение гәҗитләре һәм башка шундыйлар.
Көнбатыш илләрдә
үзгәртүАлманиядә гәҗитләрнең зурлыклары DIN 16604 стандарты (1973 ел) белән билгеләнгәннәр. Моңа кадәр 60-ка якын төрле форматлар булган.
Зур | |
---|---|
Формат | Зурлык (киңлек×озынлык), мм |
Киң формат (Broadsheet) | 375×600 |
Нордик формат | 400×570 |
Рейн форматы | 350×510 |
350×520 | |
360×530 | |
Швейцар форматы; «Format NZZ» | 320×475 |
Берлинер | 315×470 |
Бәләкәй | |
Ярымнордик формат («Tabloid») | 235×315 яки 285×400 |
Ярымрейн форматы («Tabloid») | (255—265)×(365—370) яки 260×325 |
Ярымберлин форматы | (230—240)×(310—320) |
Ярымкиң формат (Half Broadsheet) | 300×375 |
Ярымшвейцар форматы | 240×330 |
Таблоид экстра (Tabloid Extra) | 305×457 |
Махсус | |
Asahi Shimbun (Япуния) | 405×455 |
Le Figaro (Франция) | 425×600 |
New York Times (АКШ) | 390×585 |