Гүзәл Фәйзуллина

Фәйзуллина Гүзәл Әсхәт кызы (9 ноябрь 1960 ел) — хуҗалык һәм җәмәгать эшлеклесе. «Башгражданстрой» тресты генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары. 2019 елдан Башкортстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты. Рәсәй Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре

Гүзәл Фәйзуллина
Туган 9 ноябрь 1960(1960-11-09) (63 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче

Биографиясе үзгәртү

Гүзәл Әсхәт кызы Фәйзуллина 1960 елның 9 ноябрендә Уфа шәһәрендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, югары белемне Башкорт дәүләт университетында, икенче югары белемне Мәскәү дәүләт социаль университетында ала.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

Хезмәт юлын Уфада 1978 елда башлый, 49 нчы мәктәптә лаборант, секретарь, тәрбияче булып эшли. 19821984 елларда шушы ук белем учагында комсомол оешмасы секретаре була. 19841991 елларда — ВЛКСМ-ның Октябрь райкомы секретаре[1], КПСС-ның Октябрь райкомы инструкторы. 19911993 елларда 37-се мәктәптә укыта. 1993-1995 елларда «Алекс» ИСБ-сының мәгълүмат бүлеге начальнигы, директор урынбасары, «Забота» ТОО-ның директоры булып эшли. 19952000 елларда — Октябрь районының халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы, аннары 2018 елга кадәр — Октябрь районы хакимияте башлыгы урынбасары. 2019 елгы сайлауларга кадәр «Башгражданстрой» тресты җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьнең гомуми мәсьәләләр буенча генераль директоры урынбасары. 2019 елдан — Башкортстан Республикасының 6 нчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты. Урындагы үзидара, граждан җәмгыятен үстерү һәм киң мәгълүмат чаралары буенча комитет әгъзасы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Рәсәй Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре
  • Башкортстан Республикасының Мактау кәгазе.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү