Гыйльман Нигъмәтҗәнов

Нигъмәтҗәнов Гыйльман Вилдан улы (22 март 1911 ел — 18 июнь 1989 ел) — галим-икътисадчы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. 1946-1950 елларда Башкорт АССР Югары Советы Президиумы Рәисе, 1958-1972 елларда Башкорт АССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары. СССРның 2 нче чакырылы 8 нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Икътисад фәннәре кандидаты (1950). Ленин (1949), ике Хезмәт Кызыл Байрак (1944, 1971) һәм ике «Хөрмәт Билгесе» (1957, 1966) орденнары кавалеры.

Гыйльман Нигъмәтҗәнов
Туган 22 март 1911(1911-03-22)
Архангель районы
Үлгән 18 июнь 1989(1989-06-18) (78 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Әлма-матер Самара дәүләт икътисад университеты[d]
Һөнәре икътисадчы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d]

Биографиясе үзгәртү

Гыйльман Вилдан улы Нигъмәтҗәнов 1911 елның 22 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Архангель районы Тукмаклы авылында туган. 1938 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Хезмәт юлын 1935 елда Куйбышев план-икътисад институтын тәмамлаганнан соң башлый. 1938 елга кадәр БАССР Дәүләт план комитетының төркем, планлаштыру секторы башлыгы булып эшли.

1938-1942 елларда БАССР Дәүләт план комитетының рәис урынбасары, рәис вазифаларын башкара.

1942-1946 елларда БАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе урынбасары булып эшли.

1946-1950 елларда — БАССР Югары Советы Президиумы Рәисе.

1950-1952 елларда Уфа нефть гыйльми-тикшеренү институтының өлкән гыйльми хезмәткәре булып эшли. 1952-1958 елларда — БАССР Дәүләт план комитетының җитәкчесе. 1958 елда БАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары вазифасына күчерелә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Өстәмә мәгълүмат үзгәртү

  • Кызы — Кусимова Суфия Гыйльман кызы (5.03.1944), галим-театр белгече, югары мәктәп укытучысы.

Чыганаклар үзгәртү

  • Романов В. Видные руководители Башкортостана: Гильман Нигмаджанова (К 105-летию со дня рождения государственного и общественного деятеля). «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2016, 22 март[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү