Гыйззениса Таҗетдинова

Гыйззениса Таҗетдинова(1894, Казан губернасы,Татар Әйшәсе - 1970[1]) - басмаханә эшчесе, инкыйлабчы, профсоюз, дәүләт һәм фирка эшлеклесе, хатын-кыз хокуклары өчен көрәшче.

Гыйззениса Таҗетдинова
Казан советы әгъзасы. ТАССРның хатын-кызлар бүлеге башлыгы.
Шәхси мәгълүмат
Туган 1894(1894)
Казан губернасы,Татар Әйшәсе
Үлгән 1970(1970)
Сәяси фирка РСДЭФ(б)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Татар Әйшәсендә ярлы крестьян гаиләсендә туган. Ике ел туган авылда остазбикәсендә укыды. Җир җитмәү сәбәпле, аның әти-әнисе 1908 елда Казанга күченә. Гыйззениса Кәримовлар матбагасында китап төпләүче булып эшләгән. Анда ул булачак ире белән танышкан, аңа 1912 елда кияүгә чыккан.

Беренче Бөтендөнья сугышы башланганнан соң аның ирен фронтка чакыралар. Гыйззениса өч бала белән кала, типографиядә эшләвен дәвам итә. Солдатның хатыны буларак ул азык-төлек паегы ала иде. Паек чиратында күп сәгать торганда, Гыйззениса башка солдат хатыннарына "Йолдыз" гәзитәсен укыган. Бу полиция һәм революционерларның игътибарын җәлеп итте.[2]

1917 елның мартында аның ире фронттан туберкулезның авыр формасы белән кайткан. Аннан туберкулез балаларга да йоккан. Яз көне, иренең дусты чакыруы буенча, Гыйззениса профсоюз җыелышларына йөри башлады һәм китап төпләүчеләрнең профсоюзына керде. Сентябрьдә Гыйззениса РСДЭФ(б)га кабул ителгән иде. Шул ук елның ноябрендә аның ире үлгән. Озакламый туберкулездан Гыйззенисаның ике баласы үлде.[3] Гыйззениса Таҗетдинова Казан советына сайланды. 1919 елда ул Мәскәүгә укырга китә. 1925 елда Казанга әйләнеп кайта һәм ТАССРның хатын-кыз бүлеген җитәкли. Бу постта булганда, хатын-кызлардан профессионаллар әзерләүгә зур игътибар бирде.[4]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Движение мусульманок России за права женщин в 1917 г. — Персоны в мусульманском женском движении 1917 г.
  2. Лилия Габдрафикова Женский вопрос 100 лет назад: профсоюзы для мусульманских солдаток и работниц 2022 елның 27 апрель көнендә архивланган.//Реальное время
  3. Частные миры Великой русской революции. Сборник научных трудов (на русском и татарском языках) / под общ. ред. Л.Р.Габдрафиковой. –Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2017. – с 61. ISBN 978-5-94981-262-4
  4. Дәһшәтле еллар, мәхәббәтле юллар 2020 елның 7 июль көнендә архивланган.//«Сөембикә» журналы, № 12, 2013.