Гонококклы кератоконъюнктивит

Гонококклы кератоконъюнктивит (бленорея)

Гонококклы кератоконъюнктивит

Гонорея — сәламәт мөгезкатлау эпителие аша үтә алган N. gonorrhoeae, чыгарган сидек җенес юлының венерик инфекциясе.

Диагностика үзгәртү

1. Кискен барлыкка килгән көчле конъюнктива бүлендеге белән билгеләнә.

2. Билгеләре

• Чагылган шешү белән йомшак кабаклар .

• Чагылган конъюнктиваль гиперемия, хемоз, өзлексез эренле бүлендек .

• Псевдомембраналар ясалу.

• Чагылган лимфаденопатия, авыр очракларда — лимфа төеннәренең эренле ялкынсынуы.

• Конъюнктивитны дөрес дәваламаган очракларда мөгезкатлауның периферик җәрәхәтләнүе барлыкка килә

• Җәрәхәтләнү үзәккә тарала

• Тишелү һәм эндофтальмит.

3. Лаборатор тикшерүләр

• Грам буенча буяу грамтискәре диплококкларны ачыклый.

• Шоколадлы агар һәм Thayer-Martin кебек азыклы тирәлектә үстерү.

Дәвалау үзгәртү

Мөгезкатлау җәрәхәте ясалганда пациент хастаханәгә салынырга тиеш.

1. Һәр сәгать гентамицин яки бацитрацинны урынлы тамызу.

2. Системалы терапия

• Мускул эченә цефтриаксон 250 мг/тәү 3 көн дәвамында яки 1 г бер вакытта. Аерым конъюнктива зарарлануга караганда мөгезкатлау зарарлануы көчлерәк дәвалау таләп итә (вена эченә 2 г кадәр 3 көн дәвамында).

• Кайчак альтернатив дәвалау сыйфатында спектиномицин 1 г бер вакытта мускул эченә кертеп дәвалауны кулланалар.

• Күп кенә препаратларга бирешмәүчәнлек өчен пациентның антибиотикларга сизгерлегенә карап шәхси дәвалауны билгеләргә кирәк

NB Пациентны бергә барган хламидиялы инфекцияне ачыклау һәм җенси партнерлар даирәсен билгеләү өчен венерологик диспансерга юнәлтергә кирәк. Хламидиялы инфекцияне доксициклин 200 мг/тәү 1 атна дәвамында яки азитромицин 1 г бер вакытта белән дәвалыйлар.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.