Гобәйдулла Кушаев
(Гобәй Кушаев битеннән юнәлтелде)
Гобәйдулла Кушаев (Гобәйдулла Габдулла улы Кушаев, 1902, Казан, Россия империясе — 3 август 1937, Мәскәү, СССР) — журналист. 1920-1922 елларда «Кызыл яшьләр» гәҗите мөхәррире. 1922-1924 елларда БЛКЯБнең Башкортстан өлкә комитетының 1 нче сәркәтибе. 1922-1925 елларда «Яшь юксыл» һәм «Башкортстан яшьләре» гәҗитләрен оештыручы, 1930-1937 елларда «Кызыл Татарстан» гәҗитенең мөхәррир урынбасары, берүк вакытта 1930 елдан «Колхозник Татарии» гәҗитенең җаваплы мөхәррире, 1933 елдан күптиражлы «Крылья Советов» гәҗитенең[1] җаваплы мөхәррире. Репрессияләнә, 1957 елда аклана.
Гобәйдулла Кушаев | |
---|---|
Туган | 1902 Казан, Россия империясе |
Үлгән | 3 август 1937 Мәскәү, СССР |
Эш бирүче | «Татарстан яшьләре», «Яшь юксыл», «Ватаным Татарстан» һәм «Колхозник Татарии» |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Кардәшләр | Габбас Кушаев |
Искәрмәләр
үзгәртү