Гну (гну антилопасы, лат. Connochaetes) — Африкада яшәүче эре тояклы хайваннар ыруы. Гну куш мөгезлеләр гаиләсенә карый. Ыру "кара гну" һәм "зәңгәр гну" төрләренә бүленә.

Гну
Сурәт
Халыкара фәнни исем Connochaetes Licht., 1812[1][2]
Таксономик ранг ыру[1][2]
Югарырак таксон Бубаллар[d][1][2]
Таксонның халык атамасы гну, антилопа гну һәм ñu[3]
Эндемик булган төбәкләр Африка
Макималь гомер озынлыгы 20 ел
Йөклелек чоры 8,5 ay
Башлану вакыты 2500 тысячелетие до н. э.
Төрләр ареалы харитасы
Оя зурлыгы 1,5 ± 0,5
Сөт имезү периоды 7,5 ± 0,5 ay[4]
 Гну Викиҗыентыкта

Тасвиры үзгәртү

Хайванның биеклеге 1,15—1,4 м, авырлыгы 150 — 200 кг га җитә. Хайваннар Африканың саванналарында, Серенгети экорайонында тереклек итә. Гомер озынлыгы 20 елдан артык.

Гну хайваннарының мизгелле миграциясе билгеле, яңгыр мизгеле үткәч антилопаларның төп ризыгы — тәбәнәк үлән артыннан яңа көтүлекләргә күчәләр. Май һәм ноябрь айлары иң киң миграция чоры, майда 1.5 миллион гну тигезлектән урманнарга күченә; яңгыр мизгеленнән соң ноябрьда кире әйләнеп кайталар.

Гну — тигезлекләр экосистемасының мөһим өлеше, аларның тизәкләре туфракны ашлый. Гну итен азык итеп кулланалар. Ау вакытында 500-ләп хайваннан торган көтү сәгатенә 55 ка тизлектә йөгереп, көтүлеккә зыян китерә.

Үрчүе үзгәртү

Каплату чоры, гадәттә, өч атна. Үрчү елның билгеле бер вакытына бәйләнешсез. Авырлык 8.5 ай дәвам итә. Гадәттә бер бозау, бик сирәк ике бозау тудыралар. Атналык бызаулар үлән ашый башлый, ашату вакыты 7— 8 ай дәвам итә.


Әдәбияттә үзгәртү

  • И. Ильф һәм Е. Петровның «Золотой теленок» романында төп геройлар йөрткән автомобиль «Антилопа-Гну» дип атала.

Искәрмәләр үзгәртү