Гипертиреоз яки Тиреотоксикоз — тиреоид гормоннарының артык бүленеп чыгуы өчен килеп чыккан халәт. Гравес чире (гипертиреозның иң еш сәбәбе) — IgG антитәнчекләре калкансыман биздәге тиреотроп гормон (ТТГ) рецепторлары белән бәйләнеп тиреоидлы гормоннан бүленеп чыгуына китерүче аутоиммун чир.  Чир хатын-кызларда еш очрый һәм башка аутоиммун чирләр белән белән бергә була ала.

Гипертиреоз
Сурәт
Зыян китерә Калкансыман биз
Саклык белгечлеге Эндокринология
Дәвалануда кулланыла торган дару iopanoic acid[d][1], Methimazole[d][1] һәм propylthiouracil[d][1]
Генетик бәйләнеш Рецептор тиреотропного гормона[d][2]
ICD-9-CM 242.90[3]
ICPC 2 идентификаторы T85
NCI Thesaurus идентификаторы C3123[4] һәм C3123[3]
Моның каршысы Һипатириюз
 Гипертиреоз Викиҗыентыкта

1.    Гомернең 3-4 дистәсендә яхшы аппетитка карамастан тән авырлыгын югалту, ешайган тәрәт, тирләү, эсселекне түзмәү, нервозлык, ярсучанлык, йөрәк еш тибү, хәлсезлек һәм ару хисе белән билгеләнә.

2.     Билгеләре

а) тышкы:

-     калкансыман бизенең таралып зураюы (рәс. 24.42а), кулларның бераз калтыравы, учларның эритемасы, җылы һәм тирле тире;"

-     бармакларның ахыр фалангаларының калынаюы (калкансыман акропатия) (рәс. 24.42б) һәм ониколизис (Плуммер тырнаклары);

-     претибиаль микседема тиренең инфильтрациясеннән гыйбарәт һәм  аякның алгы өслегендә кабарынкы төерчәләр булу һәм аларның табанның артына күчүе белән сыйфатлана (рәс. 24.42в).

-     алопеция һәм витилиго;

-     сеңер рефлекслары көчәйгәндә проксималь мускулларның көчсезлеге;

б) йөрәк-кан тамырлары:

-     синуслы тахикардия, йөрәкалды фибрилляциясе, карынчыклы экстрасистолия;

-     югары йөрәк атуы белән йөрәк җитешсезлеге.

3.     Тикшеренүләр калкансыман биз дисфункциясен ачыклауга, ирекле Т3, Т4, ТТГ, тироксин бәйләүче глобулинны һәм тиреоид-кузгатучы иммуноглобулин дәрәҗәсен билгеләүгә юнәлгән.

4.     Дәвалау. Карбимазол, прорилтиоурацил, пропранолол, радиоактив йод куллану, өлешчә тироидэктомия башкару мөмкин.

5.     Офтальмологик күренешләре

а)    еш: кабаклар ретракциясе, хемоз һәм экзофтальм;

б)   еш булмаган: өске лимбаль кератоконъюнктивит , коры кератоконъюнктивит һәм диплопия;

в)    сирәк: оптик нейропатия һәм хориоидея җыерчыклары.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.