Георгий Петкевич

Петкевич Георгий Болеславович (8 сентябрь 1873 — 6 октябрь 1937, Ленинград) — хакыйкый дәүләт киңәшчесе, Воронеж губернасы губернаторы (1914—1915).

Георгий Петкевич
Туган 8 сентябрь 1873(1873-09-08)
Үлгән 6 октябрь 1937(1937-10-06) (64 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Әлма-матер Александр лицее[d]
Балалар Кира Георгиевна Петкевич[d]

Биографиясе үзгәртү

Петкевич Георгий Болеславович дворяннардан. 1895 елда Александр лицеен тәмамлый.

Сенатның 2 нче департаментында канцелярия түрәсе (1895—1897). Ковно губернасы Яңа Александровка өязенең дөнья арадашчысы (1897—1898), мактаулы җәмәгать судьясы (1898—1901). Ковно губернасының крестьян эшләре буенча вакытлы әгъзасы (1901—1902). Яңа Александровка өязе дворянлыгы җитәкчесе(1902—1906).

1906 елның 18 ноябренә 1908 елның 15 декабренә кадәр Пенза губернасының вице-губернаторы.

1914 елның 15 декабреннән Казан губернасының вице-губернаторы.

1914 елның 3 февраленнән 1915 елның 30 окябренә кадәр Воронеж губернасы губернаторы вазыйфасын башкаручы. Аның губернаторлыгы Беренче бөтендөнья сугышы башлану белән туры килә. Бер атнадан соң губерна "гадәттән тыш сак" хәлендә игълан ителә. Петкевич Россия 1 нче бөтендөнья сугышына кергәннән соң кертелгән "коры закон"ны гамәлгә ашыру буенча көч сала. Азык-төлеккә бәяләрне көйләргә тырышып карый, ләкин шунда ук кертелгән коры законны тормышка ашыру кыенлыкларына юлыга. 1914 елның 6 декабрендә шәһәрдә Николай II була.Петкевич "чын" губернатор була алмый, ел ярым "башкару вазифасында" булып кала һәм 1915 елның октябрендә эшеннән азат ителә[1].

Эчке эшләр министрлыгының дини эшләр һәм Чит гыйбадәтләр департаменты директоры (1915—1916). 1917 елдан соң Ленинградта яшәгән, берничә тапкыр кулга алынган. 1937 елда Никольский соборының хуҗалыгын җитәкли. Нигезсез репрессияләнә, 1937 елда атып үтерелә[2].

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны — Вера Игнатьевна (1888-1975), Казан округ суды әгъзасы, хакыйкый дәүләт киңәшчесе Игорь Иванович Горемыкинның кызы (1844—1903).

Кызы — Кира Георгиевна Петкевич (1911—27.03.1995) Михаил Петрович Волконскийның хатыны.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Воронежские градоначальники
  2. Чертов О. В., Петкевич Георгий Болеславович