Георгий Калинкин

Георгий Алексеевич Калинкин (1915 елның 1 апреле, Каменка авылы, Пенза губернасы, Россия империясе1983 елның 18 ноябре, Ленинград, ССРБ) — совет рәссамы, Ленинград Рәссамнар берлеге әгъзасы[1].

Георгий Калинкин
Туган 1 апрель 1915(1915-04-01)
Пенза губернасы, Россия империясе
Үлгән 18 ноябрь 1983(1983-11-18) (68 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 РСФСР
 СССР
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d]
Һөнәре рәссам
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Тормыш юлы үзгәртү

Георгий Калинкин 1915 елның 1 апрелендә Пенза губернасының Каменка авылында туа. 1931—1936 елларда П. Власов исемендәге Әстерхан сәнгать техникумында укый. 1936 елда Бөтенроссия Сәнгать академиясенең Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтының рәсем факультетына укырга керә. А. Каревта шөгыльләнә. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, үз теләге белән армиягә китә. Сугыштан соң I нче һәм II нче дәрәҗә «Ватан сугышы» орденнары, «Батырлык өчен», «Алманияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә[2][3].

Армиядән кайткач, 1947 елда рәссам квалификациясе белән Рудольф Френц остаханәсе буенча институтны тәмамлый. Диплом эше — «Яшь М. Горький Иделдә»[4] (Санкт-Петербургтагы Россия Сәнгать академиясе музее, Россия Фәннәр академиясенең Рус әдәбияты институтында автор варианты) картинасы. 1945 елдан 1956 елга кадәр М. Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясендә эшли. 1947—1953 елларда Ленинград Урта сәнгать мәктәбендә укыта.

1947 елдан башлап күргәзмәләрдә катнашкан, үз эшләрен Ленинградның әйдәп баручы рәсем сәнгате осталары эшләре белән бергә экспонацияләгән. Тарихи, баталь һәм жанр картиналары, портретлар, пейзажлар иҗат иткән. Картиналары арасында «Элеккеге сугышлар урынында»[5][6] (1949), «Елгада»[7], «Пейзаж»[8] (икесе 1951), «„Сталин“ эскадра миноносецы Североморска рейдында»[9], «М. Калинин балачагы»[7], «В губе Долгой», «Төньяк диңгез»[10] (барысы 1954), «Кильдин утравы янында. Ак төн», «Диңгездә»[7] (икесе 1955), «Причалда», «Беренче кар»[10] (икесе 1956), «Зәңгәр көймә белән пейзаж»[11] (1965), «В. И. Ленин крестьяннар белән»[7], «Пирс янында» (икесе 1966), «Челтәрләрне киптерәләр» (1967), «Иртә»[11] (1968), «Яшьләр бригадасы» (1969), «Диңгездән кайттылар» (1971), «Рейхстаг диварлары каршында» (1972), «Элеккеге. Невская дубровка»[12], «Беренче буразна» (икесе 1974) һ.б. Георгий Калинкин әсәрләренең шәхси күргәзмәләре Прагада (1956) һәм Ленинградта (1976) күрсәтелә.

1983 елның 18 ноябрендә Ленинградта 69 нчы яшендә вафат була.

Георгий Калинкинның хезмәтләре Россиядә һәм чит илләрдә музейларда һәм шәхси җыелышларда урнашкан.

Күргәзмәләр үзгәртү

  • 1951 ел (Ленинград): Ленинград рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе.
  • 1951 ел (Ленинград): Дәүләт Рус музеенда «1951 елгы Ленинград рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе».
  • 1958 ел (Ленинград): Ленинград рәссамнары әсәрләренең көзге күргәзмәсе.
  • 1976 ел (Мәскәү): Ленинград сынлы сәнгате.
  • 1984 ел (Ленинград): Ленинград батырлыгына багышлана. Ленинград рәссамнарының Ленинградны дошман блокадасыннан тулысынча азат итүгә 40 ел тулуга багышланган әсәрләре күргәзмәсе.
  • 1985 ел (Ленинград): Бөек Җиңүнең 40 еллыгы. Бөек Ватан сугышы ветераннары-рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Справочник членов Ленинградской организации Союза художников РСФСР. — Л: Художник РСФСР, 1980. — с.50.
  2. Мы помним… Художники, искусствоведы — участники Великой Отечественной войны. — М: Союз художников России, 2000. — с.125.
  3. Подвиг народа, archived from the original on 2012-07-25, retrieved 2022-05-30 
  4. Юбилейный Справочник выпускников Санкт-Петербургского академического института живописи, скульптуры и архитектуры имени И. Е. Репина Российской Академии художеств. 1915—2005. — Санкт Петербург: «Первоцвет», 2007. — с.57.
  5. Выставка произведений ленинградских художников 1951 года. Каталог. — Л—М: Искусство, 1951. — с.17.
  6. Изобразительное искусство Ленинграда. Каталог выставки. — Л: Художник РСФСР, 1976. — с.19.
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 Художники народов СССР. Биобиблиографический словарь. Т. 4. Кн. 2. — Санкт-Петербург: Гуманитарное агентство Академический проект, 1995. — с.87.
  8. Выставка произведений ленинградских художников 1951 года. Каталог. — Л: Лениздат, 1951. — с.12.
  9. Летописцы флота России. 50 лет Студии художников-маринистов Военно-морского флота. СПб, ЦВММ. 2002. С. 30.
  10. 10,0 10,1 Осенняя выставка произведений ленинградских художников 1958 года. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1959. — с.13.
  11. 11,0 11,1 40 лет Великой победы. Выставка произведений художников — ветеранов Великой Отечественной войны. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1990. — с.10.
  12. Выставка произведений ленинградских художников, посвящённая 40-летию полного освобождения Ленинграда от вражеской блокады. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1989. — с.10.

Чыганаклар үзгәртү

  • Выставка произведений ленинградских художников 1951 года. Каталог. — Л: Лениздат, 1951. — с.12.
  • Выставка произведений ленинградских художников 1951 года. Каталог. — Л—М: Искусство, 1951. — с.17.
  • Осенняя выставка произведений ленинградских художников 1958 года. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1959. — с.13.
  • Изобразительное искусство Ленинграда. Каталог выставки. — Л: Художник РСФСР, 1976. — с.19.
  • Справочник членов Ленинградской организации Союза художников РСФСР. — Л: Художник РСФСР, 1980. — с.50.
  • Выставка произведений ленинградских художников, посвящённая 40-летию полного освобождения Ленинграда от вражеской блокады. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1989. — с.10.
  • 40 лет Великой победы. Выставка произведений художников — ветеранов Великой Отечественной войны. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1990. — с.10.
  • Художники народов СССР. Биобиблиографический словарь. Т. 4. Кн. 2. — Санкт-Петербург: Гуманитарное агентство Академический проект, 1995. — с.87.
  • Выставка произведений художников — ветеранов Великой Отечественной войны. СПб, 1998.
  • Matthew Cullerne Bown. A Dictionary of Twentieth Century Russian And Soviet Painters. 1900 — 1980s. — London: Izomar Limited, 1998.
  • Мы помним… Художники, искусствоведы — участники Великой Отечественной войны. — М: Союз художников России, 2000. — с.125.
  • Летописцы флота России. 50 лет Студии художников-маринистов Военно-морского флота. СПб, ЦВММ. 2002. С. 8, 30, 51.
  • Юбилейный Справочник выпускников Санкт-Петербургского академического института живописи, скульптуры и архитектуры имени И. Е. Репина Российской Академии художеств. 1915—2005. — Санкт Петербург: «Первоцвет», 2007. — с.57.
  • Изотова, М. Д. Калинкин Георгий Алексеевич //Страницы памяти. Справочно-биографический сборник. 1941-1945. Художники Санкт-Петербургского (Ленинградского) Союза художников — ветераны Великой Отечественной войны. Кн.1. СПб: Петрополис, 2014. С. 460—461.