Геометрик урын — нокталарның, туры сызыкларның, һ. б. күплекләрне билгеләү өчен файдалана торган гыйлми атама (термин). Нокталарның кайбер геометрик урыннары мисаллары:

  • Бирелгән ("O") ноктасыннан тигез R арада яткан нокталарның геометрик урыны — әйләнә.
  • A һәм B нокталарының тигез арада яткан нокталарның геометрик урыны — AB сегментының уртасы аша уза торган перпендикуляр.
  • Бирелгән туры сызыктан h арада яткан нокталарның геометрияк урыны — параллель туры сызык.
  • Үзара кисешә торган ике турыдан бер арада яткан нокталарның геометрик урыны — почмакның биссектрисасы.