Геннадий Пискунов

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясенең мөхбир әгъзасы

Геннадий Пискунов ( 2 октябрь 1937 ел, ССРБ, Курск өлкәсе Медвенский районы Рождественка авылы) — совет һәм русия оториноларингологы, РФ Медицина академиясе әгъза-корреспонденты (2004),РФ академиясенең әгъза-корреспонденты (2014).

Геннадий Пискунов
Туган 2 октябрь 1937(1937-10-02) (86 яшь)
Медвенский район[d], Курск өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Курск дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб
Эш бирүче Российская медицинская академия непрерывного профессионального образования[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Пискунов Геннадий Захарович 1937 елның 2 октябрендә Курск өлкәсе Медвенский районының Рождественка авылында туган.

1960 елда Курск медицина институтын дәвалау эше һөнәре буенча тәмамлый, аннары Камчатканың төньягына, Коряк милли округы Оссора бистәсенә эшкә юнәлтелә.

1960-1970 елларда Оссора дәваханәсенең дәвалау эше буенча баш табибның урынбасары һәм оториноларинголог булып эшли

1963-1965 елларда — Н. И. Пирогов исемендәге 2-нче Мәскәү медицина институтының ЛОР кафедрасы базасындагы клиник ординатурада укый (гыйльми җитәкчесе — академик Б. С. Преображенский).

1972 елда — «Төньяк шартларында колак, тамак һәм борын чирләренең киң таралганлыгы һәм отоларингология ярдәмен оештыруны камилләштерү юллары» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1973-1985 елларда — Мәскәү ЛОР гыйльми-тикшеренү институтының өлкән гыйльми хезмәткәре.

1978-1980 елларда — Лаоста (Вьентьян) Хөкүмәт госпиталендә эшли.

1985 елда «Распространенность болезней уха, горла и носа в условиях Севера и пути совершенствования организации оториноларингологической помощи» темасына докторлык диссертациясе яклый.

1985-1996 елларда Үзәк клиника дәваханәсенең ЛОР бүлеге мөдире, ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының Дүртенче баш идарәсенә баш оториноларинголог итеп тәгаенләнә.

1996 елда — ЦНИЛ хирургия оториноларингология кафедрасы каршындагы оториноларингология курслары мөдире булып эшли, аннары бу учреждение РФ Президенты Эшләре белән идарә итүнең Укыту-гыйльми үзәге итеп үзгәртелә.

2004 елда РМФА әгъза-корреспонденты итеп сайлана.

2013 елдан алып әлеге көнгә кадәр — РМАПО отолорингология кафедраһы профессоры..

2014 ел — РФА әгъза-корреспонденты.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Ринология өлкәсе белгече.

Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре — тын юлларының лайлалы өске катламы физиологиясе һәм патофизиологиясе ; өске тын юллары структурасы белән функцияләренең чир белән бәйләнешләре; өске тын юлларын саклауга һәм функцияләрен тергезүгә юнәлтелгән хирургик һәм медикаментоз дәвалау ысулларын эшләү, яңа технологияләр куллану, белгечләрне әзерләүдә яңа уку алымнарын куллану.

Тәүге тапкыр хирургик дәвалауда функциональ эндоскопия ысулын куллану практикасын кертә.

1992 елда Россия ринологлары җәмгыятен оештыручы; аның тәүге рәисе була, җәмгыятьтә ике срокка президент итеп сайлана.

«Российская ринология» журналының (1993) баш мөхәррире.

Аның җитәкчелегендә 20 кандидатлык һәм 6 докторлык диссертацияләре якланган.

372 фәнни хезмәт, 19 монография авторы.

Интенсив рәвештә клиник эшчәнлек алып бара, көн саен ике һәм аннан да күбрәк операцияләр башкара, Мәскәүнең төрле дәвалау учреждениеләрендә авыруларны даими консультацияли.

1972 елдан алып 1992 ел дәвамында редколлегия әгъзасы, ә аннары «Оториноларингология» рефератив медицина журналының ХШ бүлек мөхәррире.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Дуслык ордены (2000)[1]
  • «В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу сәбәпле» юбилей медале (1970)
  • Россия Федерациясенең атказанган табибы (1994)[2]
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2009)[3]
  • «Мәскәүнең 850-еллыгы истәлегенә» медале (1997)
  • Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (1997)[4]
  • Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Рәхмәте (2010)
  • Лаос Халык-демократик республикасы Хөкүмәтенең «Милли азатлык өчен көрәшкә 30 ел» медале (1980)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Профиль Геннадия Захаровича Пискунова РФА рәсми сайтында
  • Геннадий Пискунов в 81 год по-прежнему практикующий врач (неопр.). seyminfo.ba. 15 ноябрь датасы 2019 мөрәҗәгате.