Гедвига Елизавета Шарлотта Гольштейн-Готторпская

Елизавета Гедвига Шарлотта Шлезвиг-Гольштейн-Готторпская (алман. Hedwig Elisabeth Charlotta von Schleswig-Holstein-Gottorf; 22 март 1759 ел, Один — 20 июнь 1818 ел, Стокгольм) — немец принцессасы, Ольденбург йорты әгъзасы, кияүдә Норвегия һәм Швеция королевасы.

алман. Hedwig Elisabeth von Schleswig-Holstein-Gottorf
Илтамга
Сурәт
Имза
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Швеция
Тугандагы исем алман. Hedwig Elisabeth Charlotta von Schleswig-Holstein-Gottorf
Титул королева-консорт[d]
Туу датасы 22 март 1759(1759-03-22)[1][2][3]
Туу урыны Ойтин, Шлезвиг-Һольштейн, Алмания
Үлем датасы 20 июнь 1818(1818-06-20)[1][2][3] (59 яшь)
Үлем урыны Стокһолм, Швеция
Җирләнгән урыны церковь Риддархольмена[d][4]
Ата Фридрих Август I Ольденбургский[d]
Ана Ульрика Фридерика Вильгельмина Гессен-Кассельская[d]
Кардәш Петер Фридрих Вильгельм Ольденбургский[d]
Ире яки хатыны Карл XIII[d]
Балалар Карл Адольф Шведский[d] һәм Ловиза Гедвига Шведская[d][2]
Ыруг Гольштейн-Готторпы[d]
Һөнәр төре язучы
Башкарган вазыйфа Queen Consort of Sweden[d]
Архивлары саклана Государственный архив Швеции[d]
Нинди веб-биттә тасвирланган nordicwomensliterature.net/writers/hedvig-elisabeth-charlotta/
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
Әсәрләр җыентыгы Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
 Гедвига Елизавета Шарлотта Гольштейн-Готторпская Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Гедвига — кенәз-епископ Любекскийның һәм герцог Гольштейн-Готторпскийның, Ольденбургскийның, Фридрих Август Ольденбургскийның кызы. Гедвига әнисе ландграфиня Ульрика Фридерика Вильгельмина Гессен-Кассельская. Гедвига Швеция короле Адольф Фредерикка кыз туган, ә император хатын Екатерина II ике туган сеңлесе була.

Гедвига Елизавета Шарлотта Эйтинда үсә. 1774 елда 15 яшендә Гедвига үзенең ике туган абыйсы Карлга, герцог Седерманландский һәм булачак король Карл XIII кияүгә чыга. Гедвига күңелле холкы аркасында швед сараенда абруй казана. Иренең даими рәвештә хыянәт итүен Гедвига Елизавета Шарлотта тыныч кабул итә. Озак вакытлар никахлары баласыз була, бала Карл Адольф 1798 елда туып, берничә көн үткәч, вафат була.

Гедвига Елизавета Шарлотта сәяси эшләргә кысылмый, тик король Густав IV Адольф урынына утыргач, аның улына ярдәм итә башлый. Бу вакыттан алып ул «густавчылар» арасында төп сын була һәм Густав IV Адольфның тәхеттән баш тартырга мәҗбүр иткән даирәләр белән кискен мөнәсәбәттә була.

Гедвига дикъкатьлелеге белән аерылып тора һәм иҗади язучы буларак таныла. Билгелелекне аңа 1775 елдан алып 1817 кадәр дәверне сүрәтләгән 7000 биттән торган «Көндәлеге» китерә. Көндәлектә 1800 елга чаклы язулар якын ахирәте, булачак графиня Пипер, Аксель фон Кече Ферзенның сеңлесе София фон Ферзенга адресланган хатларда күрсәтелгән. 1800 елдан соң кыска һәм аена бер тапкыр язулар хат формасында булмый. Шуның белән бәйле «Көндәлекнең» исеме яңартыла. Гедвига Елизавета Шарлоттаның архивы густав дәвере турында мөһим чыганак булып тора.

Искәрмәләр үзгәртү