Гамбә́р-ана́ - Идел буе татарлары мифологиясе һәм фольклорында кошларны яклаучы, Урта Азия халыкларында һәм Урал яны татарларында - уңыш алиһәсе һәм бала табучы хатыннарга ярдәм итүче, мөселман риваятьләрендә - Урта Азия шагыйре С. Бакыргани хатыны, ул үлгәч, Зәнки бабай хатыны. Бу риваятьләр нигезендә «Хикәйә-и Хәким-ата» (1846) язылган. Гамбәр-ана, Бакыргани һәм аның улы Хөбби Хуҗа - Кол Шәрифнең «Кыйсса-и Хөбби Хуҗа» поэмасы геройлары.

Чыганаклар үзгәртү