Галим (Самар өлкәсе)

Самар өлкәсендәге татар авылы

Галим (рус. Алимовка) — Россиянең Самара өлкәсенең Сергиевск районындагы татар авылы. Югары Орлянка авыл җирлеге составына керә.

Галим
Нигезләнү датасы 1927
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Сельское поселение Верхняя Орлянка[d][1]
Почта индексы 446523
Җирле телефон коды 84655
Карта

Географиясе үзгәртү

Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[2], урман-дала зонасында[3], Орлянка елгасы ярында, район үзәге Сергиевск авылыннан көньяк-көнбатышка таба якынча 30 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Климат

Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 ° C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 ° C (абсолют максимум 37 ° C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 ° C (абсолют минимум -46 ° C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[2].

Тарихы үзгәртү

Авылны 1927 елда алпавыт Иван Ржановның элеккеге җирләрендә Самар өлкәсе Похвистнево районы Яңа Мансур авылы кешеләре нигезләгән.[4]

1931 елда 42 хуҗалык исәпләнгән.[4]

1932 елдан «Большевик» колхозы оеша. 1951 елдан «Краснознаменец» колхозына кертелә, 1956-2001 елларда «Имени XXI партсъезда» колхозы эшли.[4]

Халык саны үзгәртү

Халык саны
2010[5]
66
Милли составы

1975 елда авылда 128 кеше, 2010 елда авылда 66 кеше яшәгән,[6] татарлар.[7]

Дин үзгәртү

Авылда 2011 елдан мәчет эшләп килә.[4]

Мәгариф үзгәртү

1927 елда алпавыт утарында мәдрәсә ачыла. 1931 елдан башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. 2,0 2,1 Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама) Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «стп» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  3. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  5. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  6. Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.
  7. Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».